Зур өметләр белән

2015 елның 17 апреле, җомга
Зур өметләр белән
Иртә килә, соң килә дип юрап маташучыларга җавап итеп, яз нәкъ үз вакытында килде. Апрель туар — яз туар дип, әйтә торган булган борынгылар. Апрель туганда (14 апрель — искечә апрель башы) ярлар да тулды, бозлар да китте.
— Республиканың көньяк районнарында язгы кыр эшләре башланды инде. Бер атна–ун көннән бездә дә керешерлек булачак, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев “Северный” хуҗалыгында 2015 елның язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар–киңәшмәдә. — Шушы калган аз гына вакыт эчендә карыйсын карап, әзерлисен әзерләп бетерергә кирәк.
Семинар–киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар чакырылган иде. Кәефләренә караганда берсенең дә күңеле төшенке түгел. Эшләр авыррак барган элекке “Вамин” хуҗалыкларында да уңай якка үзгәрешләр күренә, запас частьлар, орлыклар, аз булса да ашлама алырлык акча бирелгән.
— Безне иң куандырганы — эшләүчеләрнең һәрберсе үзебезнеке, — ди “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. — Куәтле, идарә итү өчен катлаулы техникага теләсә кемне утыртып булмый.
Шушы урында элеккеге бер хуҗалык җитәкчесе сөйләгән вакыйга искә төште. Ул Мари, Киров якларыннан кеше яллап тилмерә иде: “Бервакытны басуда культивация ясап йөргән “Беларусь” тракторы юкка чыкты. Артыннан куа чыктык, Мари иле Республикасындагы өенә кайтып киткән бу. Культаватор белән тракторны сазлыкка батырган да, үзе качкан”.
— Хәзер кешене акча белән дә тотуы кыен, — ди Рөстәм Хәйруллин. — Шуңа күрә без бөтен якларны искә алырга тырышабыз. Горурланырлык кешеләребез күп, менә Носы бригадасы склад мөдире Рафил Ганиев бу хезмәтен 20 ел башкара, аңа кадәр әтисе Илтөзәр шунда 17 ел эшләде, ул безне дә күп нәрсәгә өйрәтте. Уңышның башы складтан башлана.
— Хуҗалык бик матур итеп эшли, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Орлыклар мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. Язгы кыр эшләренә дә яхшы әзерләнделәр, иң күп баллны шушы хуҗалык җыйды. Сидераль культуралар чәчү белән шөгыльләнәләр, бер килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашламаның килограммы 46 сумга җиткәндә биологик чаралар куллану аеруча мөһим.
Мондый семинарларга гадәттә галимнәрне чакыралар иде. Безнең үз белгечләребез дә бик әзерлекле, күбесе галим–агрономнар. “Ак барс” агрокомплексы” баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Аның чыгышында бер генә буш сүз дә юк.
— Биологик юллар белән минераль ашламалар кертүне киметеп була, — диде ул. — Без сидераль культуралар, борчак, вика чәчәбез. Бу культуралар, тукранбаш, люцерна һавадагы азотны күпләп алып, туфракны баетып калдыралар, шулай ук фосфор, калий калдыралар.
Туфракның составы даими тикшерелеп тора. 2008 елда гумус 2,8 процент булса, 2013 елда 3 проценттан артып киткән. Органик ашлама бер гектардан уңышны — 6–7, сидераль культуралар — 5–6, салам турату — 0,9–1 центнерга арттыра. Менә шулар югары технология (12 төрле чәчү әйләнеше генә бар) яхшы сортлар һ.б. мөһим факторлар тотрыклы уңышның нигезе булып тора. Үзең саранланмасаң, җир дә юмартлык күрсәтә.
“Игенче” ширкәтенең галим–агрономы Марат Вахитов рапс игү турында үз бакчасында кыяр үстергәндәй тәфсилләп, тәмләп сөйләде. Аның чыгышыннан соң ук рапс үстерүгә керешәсе килеп китте. Кайчан, кая чәчәсе, авыруларга, корткычларга каршы ничек көрәшәсе, ничек урып–җыясы, ничек саклыйсы — һәммәсен җентекләп аңлатты.
— Үз эшенең профессоры, хезмәтен шундый ярата! — дип бәя бирде әлеге белгечкә Айдар Габбасов.
“Кырлай” ширкәте агрономы, үзебезнең районның Пөшәңгәр авылында туып–үскән Алмаз Сабиров бәрәңге игү турында шулай белеп, аңлаешлы итеп сөйләде. Аның да үз эшен күңел җылысы биреп, яратып башкарганы күренеп тора.
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, агроном Әхмәт Хәкимҗанов, район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов чыгышлары да эчтәлекле булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев йомгаклау сүзендә алда торган бурычларга тукталды. Сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшләргә. Ферма тирәләрен тәртипкә китерергә. Ачы туфраклы басуларны известьлауга игътибар артачак. Ике атна эчендә чәчүне төгәлләргә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International