Президент белән бергә

2015 елның 17 апреле, җомга
Президент белән бергә
Казанда “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәт форумы булды. Анда безнең районнан үзәк китапханә китапханәчесе, яшьләр парламенты рәисе Юлия Ибраһимова һәм Арча педагогика көллияте студенты, ирекле “Волонтер” үзәге активисты Зөһрә Ситдыйкова катнашты.
Татарстанлылар “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәткә берләште. Татарстанның яшьләр оешмалары инициативасы “Президент белән бергә” дигән гомуми республикакүләм хәрәкәткә әверелде. Аның төп максаты – республикада яшәүчеләрнең бергә туплануы, “Стратегия 2030”, Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу.
Бу турыда тулырак “Атна вакыйгалары”нда укыгыз.
Форумнан кайтуга без Юлия Ибраһимова белән Зөһрә Ситдыйкованы редакциягә кунакка ча- кырдык.
– Секцияләргә бүленеп эшләү ошады, – дип сөйләде Зөһрә Ситдыйкова. – Экология секциясендә “Җиңел һәм яхшы эшләр” номинациясендә “Балаларга – чиста ишегалды” проектын эшләдек. Күп фатирлы йортлар янында конкурс нигезендә әти- әниләрнең балалар белән бергә аерым бер көнне ишегалдын җыештырулары турында иде ул проект. Шәһәрләрдә социаль рекламалар булсын иде, дигән теләк белдердек. Кешенең күңелен кузгатырлык булсын алар. Шулай ук телевидениедә социаль роликлар юк. Чүпне эшкәртүче заводлар кирәк. Идеяләр күп, алар тормышка ашмаслык түгел. “Президент белән бергә” хәрәкәте оешуны мин яшьләрнең берләшүе һәм кыйммәтле идеяләрне тормышка ашыру юнәлешендә зур адым, дип саныйм.
– “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте төрле очрашулар, түгәрәк өстәл, ирекле һәм мәрхәмәтлек акцияләре, җыелыш, митинг, демонстрация һәм башка чаралар үткәрәчәк, – дип сөйли Юлия Ибраһимова. – Хәрәкәт халык инициативасын һәм экспертлар тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Президентына, дәүләт власте органнарына һәм җирле үз- идарә органнарына җиткерәчәк һәм халык өчен әһәмиятле бурычларны хәл итәчәк.
Безнең районда төрле яшьләр оешмалары бар. Алар: район яшьләр парламенты, “Яшь гвардия” штабы, “ХХI гасыр яшьләре” клубы, ирекле “Волонтер” үзәге, балаларның шәһәр думасы.
– Хәрәкәтләр булмаса, яшьләргә нәрсә эшләргә кирәк? – ди “ХХI гасыр яшьләре” клубы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә балалар үзләренең сәләтен ача. Алар тормышта кайнап, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап, алдынгы фикерле, кыю, күпкырлы заман кешесе булып үсә. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәт аерата әһәмиятле. Иң мөһиме – Президентка, урындагы җитәкчелеккә үзебезнең проб- лемаларны, идеяләрне җиткерү һәм аларның ярдәмен тою, программаларны тормышка ашыруда катнашу. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев яшьләр тормышы белән кызыксынып тора. Менә әле күптән түгел район җитәкчесе катнашында яшьләр парламентының беренче утырышы булды. Яңа гына Арчада яшьләрнең Геройлар урамнарын йөгереп үтү марафоны шулай ук район җитәкчесе хуплавы белән үткәрелде.
Волонтерларны балаларның тернәкләндерү үзәгендә күреп сокланган идем. Бүләкләр алырга иганәчеләрне дә тапканнар, дәртле җырлары, биюләре, уеннары белән һәркемнең кәефен күтәрделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөенгәнен күрсәгез иде. Ә бит бу балада үзенә карата ышаныч, яңа мөмкинлекләргә күңел күтәренкелеге тудыра.
–Волонтерчы булу ул үзебезгә дә яхшы кәеф бирә, – дип сөйли ирекле “Волонтер” үзәге координаторы, Арча педагогика көллияте студенты Рамилә Диярова. – Проблемалар белән очрашудан курыкмаска өйрәнәбез, булачак педагоглар бит без, эшли башлагач, баланы аңлый, аның белән уртак тел таба беләчәкбез. Безнең үзәктә 30лап кеше. Минемчә, телефон, планшет, спиртлы эчемлекләр, тәмәке колы булганчы, игелекле эш белән мавыгуың хәерлерәк. Волонтерларның көче шушында. Менә хәзер “Шәфкатьлелек” картасы дигән Федераль проектны башлап җибәрәбез. Безнеке кебек оешмаларның “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәт булып берләшүе сөендерә. Бу – безнең туплануыбыз, Президентка якынаю.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International