Китап уку төне

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
24 апрельдь 19 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында тәүге тапкыр Китап уку төне уздырылачак. Шул уңайдан “Мин Тукайга киләм” дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә шагыйрьнең үзе исән чагында нәшер ителгән китапларын күреп кенә калмыйча, кулга алып укырга да мөмкин була. Шулай ук, нәни Апушның балачагын яктырткан Әхтәм Зариповның “Каргышлы балачак” кинофильмы да күрсәтеләчәк.
Габдулла Тукайның иҗаты белән кызыксынучыларны һәм китап сөючеләрне музейда көтеп калабыз. Керү ирекле. 6+
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International