Җәмәгать тыңлаулары узды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
“Мәгариф” өстенлекле милли проектының “Иң яхшы укытучыларны бүләкләү” юнәлеше буенча район мәгариф идарәсендә җәмәгать тыңлаулары узды. Үзләренең осталыгын, эш алымнарын җәмәгатьчелеккә, коллегаларына җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатына корылган җәмәгать тыңлауларында 5 укытучы тәкъдим ителде. Арчаның 1нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лариса Брунько, 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фатыйхова, 5нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйләҗиева, Яңа Кенәр мәктәбенең биология укытучысы Нурфия Садыйкова, Шушмабаш мәктәбенең информатика укытучысы Эльнар Нуриҗанов чыгышларында үзләренең дәрәҗәле белем бирүчеләр булуына шик калдырмады. Тыңлауларда катнашкан төрле өлкә вәкилләре һәр чыгыштан, мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсеннән канәгать калды. Укытучыларның респуб- лика күләмендәге бәйгедә дә җиңү яулауларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International