Иске Чүриле чиркәве тарихы

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Иске Чүриле чиркәве тарихы еракларга барып тоташа. Аның белән бәйле риваятьләр дә бар. Ә менә подвалында тау булып өелгән кеше сөякләре каян килгән? Бу хакта төрле фикерләр йөри, әмма төгәл әйтүче кеше юк. Авыл халкы, аксакаллар да хәбәрдар түгел. 2005 елда монахлар төзекләндерү эшләре алып барганда подвалдан 15 “КамАЗ” машинасы балчык чыгарганнар. Шунда балчык арасында скелетларга тап булганнар. Балчыкны иләп, кеше сөякләрен җыеп, подвалга, бер почмакка өеп куйганнар. Якынча фаразлаганда, биредә 78 кеше сөяге тупланган. Бу темага ачыклыклар кертеп, киләсе саннарның берсендә язып чыгарбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International