Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
“ЛИЗИНГ—ГРАНТ” программасында катнашу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.
Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ—ГРАНТ» программасы буенча субсидия рәвешендә дәүләт ярдәменә тәкъдим итү буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс нигезендә сайлап алуны игълан итә (http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT.html).
Конкурста катнашу өчен гаризаларны “Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру үзәге” дәүләт учреждениесенә 2015 елның 23 апреленнән 22 майга кадәр дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне сәгать 9дан кичке 16 сәгать 45 минутка кадәр тапшырырга кирәк. Адрес: Казан, Московская урамы, 55нче йорт, 125 бүлмә һәм шулай ук гаризаларны Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм итү үзәге вәкиллекләре кабул итә (http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=586197).
Конкурс нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (19.06.2013 ел. №416) нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары редакцияләвендә (15.04.2015 ел № 255) үткәрелә (http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub315255.pdf).
Сорауларыгыз булса, икътисад бүлегенә 3–18–44 номерына мөрәҗәгать итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International