Күпне өмет итеп аздан колак какмагыз

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Күпне өмет итеп аздан колак какмагыз
Финанс пирамидаларының кешеләрне алдап бер тиенсез калдырган чорны хәтерлисезме? Кызганычка каршы, бу күңелсез вакыйгалар 90нчы елларда гына калмаган икән. Бүген дә зур табыш вәгъдә итеп ярык тагарак янында калдырырга остарган мошенниклар баш калкыта. Шушы уңайдан без район прокуроры Ринат Ситдыйковка мөрәҗәгать иттек.
— Дөрестән дә, финанс пирамидалары проблемасы бүген дә актуаль. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Арча үзәгендә “Кредит үзәге — Арча” гражданнарның кредит кулланучылар кооперативы”ның матур вывескасын күрергә була иде. Әлеге кредит үзәге гражданнарның вкладларына зур процентлар вәгъдә итте. Элегрәк елга 24 процент, аннары 72 процент, ә соңрак 100 проценттан артыграк.
Баштарак “Кредит үзәге” югары процентларны вакытында түләп бара. Мәсәлән, авылда яшәүче, беркая да эшләмәүче 2 группа инвалид 2013 елның декабрендә үзенең бөтен җыйган акчасын — барысы 140 мең сум — ярты елга еллык 72 процентлы вкладка сала. 2014 елда 4 ай буе һәр айны 8400 сум табыш алып бара.
2014 елның уртасында исә “Кредит үзәге” кинәт юкка чыга. Аның хезмәткәрләре Казандагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Андагы ишекләр дә ябык булып чыга.
2014 елның декабрендә гражданнарның акчаларын үзләштерү факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта “Кредит үзәге”ннән зыян күргән 30 кеше ачыкланды. Аларга килгән зыян 6 млн. 634 мең сум тәшкил итә!
— Мондый финанс пирамидалары кармагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә соң? Аларның эшчәнлеге закон тарафыннан тыелмый мени?
— Закон гражданнарның кредит кооперативлары, микрофинанслау эшчәнлеген тыймый. Гамәлдәге законнарны төгәл үтәгән очракта аларга займнар бирергә һәм гражданнардан процентка вкладлар алырга рөхсәт ителә. Тик менә нинди процентлар?
Бу уңайдан гражданнарга шуны әйтәсем килә: тәкъдим иткән табыш РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасыннан 2,5–3 тапкырдан артса, бу шикләнүгә нигез булып тора. Ягъни РФ ҮБ рефинанслау ставкасы бүген 8,25 процент (8,25%х2,5=20,63%) Димәк, 20,63 проценттан артык табыш вәгъдә итүчеләр финанс пирамидасы булырга мөмкин.
— Вкладчыларга хокукларын яклау өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
— Әгәр килешү шартлары законга каршы килсә яки вкладчыларның хокуклары бозыла икән, Роспотребнадзорга яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә иң яхшысы, акчаларыгызны мондый оешмаларга салганчы, башта безнең киңәшне тыңларга тәкъдим итәм. Финанс өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган рәсми банклар процентыннан берничә тапкыр артык табыш тәкъдим итүчеләргә шикләнеп карарга кирәк.
Исрафил Насыйбуллин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International