Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әтисе исемен мәңгеләштерергә тели
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Әтисе исемен мәңгеләштерергә тели
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде.
Эзтабарларның казу эшләре алып баруы нәтиҗәсендә безнең якташларыбыз арасында да туганнары калдыкларын табучылар булды. Ә “Кремник.ру” сайты аша аларның нинди батырлык күрсәтүләре, чын совет солдаты булып һәлак булулары, кайда күмелүләренә кадәр белә алучылар бар. Яңа Кенәрдән шушы сайтның администраторы Зөлфәт Баязитов та бик күп якташларына туганнарының каберлекләрен табарга ярдәм итте. Шундыйларның берсе Түбән Орыдан хезмәт ветераны 76 яшьлек Винер Лотфуллин.
– Хәрби комиссарга мөрәҗәгать иттем. Үзем исән чагымда әтием күмелгән урында булып, аның исемен мәңгеләштерергә теләвемне белдердем. Шунда ук ризалыгын белдерде һәм ярдәм итәргә вәгъдә итте, – ди Винер ага.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, иганәчеләр табып, район җитәкчеләре ярдәме белән берничә кешене әтиләре күмелгән урынга сәфәргә җибәреп кайтарды инде. Бу юлы “Арча” телерадиокомпаниясе коллективы иганәче буларак ярдәмен тәкъдим итте.
– Без, “Арча” телерадиокомпаниясе коллективы белән уртага салып сөйләшеп, уртак карарга килеп, сугыш ветераннары турында тапшырулар әзерләү белән генә чикләнеп калмыйча, аларга аз гына булса да ярдәмебезне дә күрсәтергә, юлга акча бирергә булдык. Башка оешмалар да бездән үрнәк алырлар дип уйлыйм, – ди җитәкчесе Радик Яруллин.
– Минем әтием 1941 елны сугышка китте. Әнием ике бала белән мунчада яшәп калды. Миңа әле ул вакытта 3 яшь тә тулмаган иде, – ди Винер Лотфуллин. – Күпмедер вакыттан соң язган хатыннан аның яралануы, госпитальдә ятуы хакында мәгълүм булды. “Хәлем алга китмәсә, кайтырмын да әле. Тазарсам, яңадан сугышка керәм”, – дип яза ул. Аннан соң хәбәрсез югалуын белдергән хат килә.
“Кремник.ру” сайтыннан аның әтисе турында мәгълүматлар билгеле була. Иң мөһиме, Винер абый күптәнге хыялы – әтисенең кайда күмелгәнен белә. Сөнгать Лотфуллин 173нче укчы дивизиядә сугышкан. 1942 елның 19 сентябрендә Волгоград өлкәсенең Городищенск районы, Котлубань станциясендә һәлак булган.
– Язмалардан чыгып фикер йөрткәндә, биредә каты сугышлар барган. 1406 солдат ятып калган. Шуларның 66сының гына кемнәр булуын билгели алганнар. Ике солдат бер үк урында, бергә үлгән, бергә күмелгән. Икенчесе дә безнең Татарстаннан. Тик аның хәзер бер туганы да калмаган. Әлеге солдатның медальоны булган. Шуннан чыгып, ничектер, исемлекне барлапмы, безнең әтине ачыклаганнар. Һәм Россошинск мемориал зиратына яңадан күмгәннәр. Хәзер мин шунда барам. Миңа мондый мөмкинлек тудырган өчен район җитәкчесе Илшат Нуриевка, хәрби комиссар Алмаз Борһановка, ярдәм күрсәткән “Арча” телерадиокомпаниясе коллективына олы рәхмәтемне белдерәм, – диде хезмәт ветераны.
Ә без аңа исән-имин юллар телибез.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз