Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Басуларда тузганак үстермик
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Басуларда тузганак үстермик
Район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов: “Менә хәзер җыелыр өчен бүлмәбез бар, – диде фермерларга. – Монда аерым белгеч тә утырачак”.
Бүлмә Арчаның күп функцияле үзәгенең икенче катына урнашкан. Фермерларны туплап торучы бер үзәк булуы яхшы. Районда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче 60лап фермер бар.
Алар 2015 елда Россия һәм Татарстан Респуб- ликасы бюджетында каралган дәүләт ярдәме программалары һәм ничек итеп уңышлы эшләп булуы турында сөйләшергә җыелды.
Яңа техника алганда аның бәясенең 40 процентын дәүләт күтәрә торган программада катнашырга кирәклеге турында әйтелде. Районга каралган лимит (быел ул 46 млн. сум) әрәм булмасын өчен техника алмаган очракта фермерга бу турыда район авыл хуҗалыгы идарәсенә алдан хәбәр итәргә кирәк. Техника алмаучының өлешен районда икенче фермерга бирү мөмкинлеге бар. Техникага каралган акчаның районда калуы отышлы.
Терлекчелектә 1 литр сөт саткан өчен шулай ук дәүләт ярдәме каралган.
– 2015 ел өчен Татарстан безнең район фермерларына сатылган югары һәм 1нче сортлы сөткә 1 млн. 162 мең сум субсидия бирде, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәшит Мифтахов. – Ә Россия 1 кварталга 547 мең сум субсидия бирде.
Быел фермерларга үсемлекчелеккә Россия бюджетыннан 1 млн. 651 мең сум акча бүлеп бирелде. Татарстан әлегә субсидияне ашламалата кайтара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов:
– Сезон вакытында ягулыкны айныкын-айга ташламалы бәядән (килограммы 31 сум) алып калыгыз, – дип киңәш итте. – Симәнәне яңартып торсагыз гына уңышка ирешә аласыз. Район орлык инспекциясе белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Сорт белән начар эшлибез. Басуларга чүпле симәнә чәчәбез. Күпьеллык үләннәрнең ел саен 6 процентын яңартып барсагыз гына уңышка ирешә алырсыз. 5 ел саен җир сыйфатын тикшертеп торыгыз. Җир белән сак һәм акыллы итеп эшләргә кирәк. Басуларда тузганак үстермик, чын үлән үстерик.
Алга таба Миннәхмәт Рәисович һәр культураның уңай һәм көйсез якларын әйтеп үтте, табыш алу өчен кайсы культураның отышлы булуы турында сөйләде. Фермерларга үстерү өчен бөртеклеләрдән иң кулае – арпа. Бодайның ашламалар кертеп, яхшы туфракта гына уңыш бирә алуы, зур чыгымнар сорый торган культура икәнлеге искә алынды. Һавадагы азотны җиңел үзләштерүче борчакның, җир ашлаучы һәм азык чыганагы буларак, иң кирәкле үсемлек икәнлеге билгеләп үтелде. Аның солы белән бергә чәчелүе җирне ашлау һәм уңыш өчен дә отышлы булуы ассызыкланды.
Мин бу җыелуны фермерларның укуы дип әйтер идем. Һәм кирәкле уку.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз