Кар түгел, ашлама ява

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Кар түгел, ашлама ява
1973 елда 1 майга чәчү бетте. Минем редакциядә яңа эшли башлаган ел иде бу. Беренче командировка – “Ракета” колхозына.
Иске Ашыт басуында чәчү чәчәләр, 30 градус эссе, өстән костюмны салып күлмәкчән йөрергә туры килде. Бу җәй бик коры килде, игеннәрнең гектарыннан 9 центнердан артыграк кына уңыш алынды.
Апрельдә кар яуганга аптырап йөрүчеләр өчен язуым боларны. Өлкәннәр майда кар яуганда да “ашлама ява” дип, шатланалар иде.
Төне буе яңгыр койды, иртән “Арча” ширкәтенең күпьеллык үлән басуы янында бригадир Искәндәр Шәяхмәтовны очраттым.
— Ашлама сибәбез, — диде ул. — Кичә егетләр 120 гектарда тукландырдылар инде.
Егетләрнең үзләре белән дә күрештек. “Роса”ны Фәрит Садыйков иярли. Данил Гафаров трактор белән ашлама чыгара. Владислав Степанов, Зөфәр Шәрәфиев төяү–бушату эшләрен башкаралар.
— Бер көйләнеп киткәч, сменага 200–250 гектарга сибә алар, — ди баш агроном Идрис Йосыпов. — 2 мең гектарның 650 гектарын тукландырдык инде.
“Татарстан” ширкәтендә дә һәр елдагыча өлгерлек күрсәтәләр. Илһам Вәлиев “Роса” агрегаты белән 700 гектардан артык күпьеллык үлән тукландырды.
“Игенче” ширкәтендә Илнур Габдрахманов “Роса” агрегаты, Ленар Һадиев кушкөпчәкле “МТЗ–1221” тракторы белән күпьеллык үләннәргә өстәмә сый бирәләр.
— Салкынча килгән яз бик әйбәт инде, дип куана баш агроном Марат Вахитов. — Мондый һава булганда үсемлекләр башта тамырны ныгыта, ә эсседә сабакка бирә, тамыр зәгыйфь кала.
— Уҗымнарның болай карашка торышы әйбәт күренә, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Бәяне соңрак биреп булачак.
“Кырлай” ширкәтендә Илдус Сибгатуллин белән Рәдис Абдуллин “Туман” агрегаты белән 150 гектарда уҗым, 140 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырдылар.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International