Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәпләр яңа төс ала
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Мәктәпләр яңа төс ала
Арчаның өченче мәктәбе урынында төзелеш эшләре башлангач, күпләрне анда ни буласы кызыксындырды.
Берәүләр урта мәктәп, икенчеләр балалар бакчасы, диде. Проект буенча башлангыч мәктәпкә өстәлеп төзелгән янкорма 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ә спорт, актлар заллары, ашханә уртак булырга тиеш. “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләре көче белән бинаның өченче каты күтәрелгән инде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов таләбе буенча 2015 елда да рес- публикада мәктәпләрне ныклап төзекләндерү, яңа мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзү дәвам итә. Бу юнәлештә безнең районда да зур эш алып барыла. Алда телгә алынган объектны август аена төгәлләргә дә планлаштыралар.
Шулай ук Мөндештә һәм Үрнәктә дә барлык уңайлыклары булган 50 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелә. Үрнәктә бүгенге көндә аның беренче каты күтәрелсә, Мөндештә “Арча МСО”сы ширкәте төзүчеләре бинаның түбәсен ябу белән мәшгуль.
Ә менә Күпер урамы, 36нчы йортта (элеккеге теркәү палатасы, БТИ урнашкан бина) ныклап төзекләндерү бара. Биредә дә 80 урынлы балалар бакчасы булачак. Стеналар штукатурланган, электр чыбыклары алышынган, пластик тәрәзәләр куелган, идән, түшәм яңартылган инде. Шулай да искегә тимә, исең китәр, диләр бит. Башкарасы эшләр дә бик күп әле.
Мәктәпләргә килгәндә, аларның берничәсе бүген ныклап төзекләндерелә. Өчиле мәктәбе күзгә күренеп үзгәргән, таудан төшкәндә үк күзгә бәрелеп, ялт итеп тора. Тышкы ягы сайдинг белән әйләндереп алына, бинаның эчке ягы да тулысынча төзекләндерелә. Ашханә заман таләпләренә туры китереп эшләнә, канализация үткәрелә, ут чыбыклары алыштырыла, идәннәр, түшәмнәр, стеналар яңа төс ала, спортзал янында чишенү бүлмәләре ясала һәм башкалар.
– Биредә коллектив яхшы, бик булыша, – ди “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов.
Яңа Кишет, Утар Аты, Казанбаш мәктәпләрендә дә әлеге оешма ныклап төзекләндерү алып бара. Шул бинада ук урнашкан балалар бакчасы да читтә калмый.
– Әле биредә эш күп, территорияне дә тәртипкә китерергә кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.
Ә менә Казанбаш мәктәбендә исә аның чиге юк.
– Бу мәктәпне соңрак төзекләндерергә тотындык. Яңа Кишетне 25 майга төгәлләсәк, Утар Атыны Сабантуйларга тапшырырбыз, дип уйлыйбыз. Ә Казанбаш июльгә кала. Чөнки анда дүрт стенадан тыш бөтен җирне җимереп бетереп, өр-яңадан ясарга туры килә. Шушында ук балалар бакчасы да булачак, – ди Азат Җәләлетдинов.
– Безнең мәктәптә эш кыш буе диярлек барды инде, – ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков. – Түбәне үзебезнең егетләр Фаил Сафин, Рәдиф Әхмәтшин, Дамир Ибраһимов һәм ике Балтач егете япты.
Төзекләндерүчеләр башта икенче катны ясасалар, хәзерге вакытта беренче катта эш бара.
– Бинаның тышкы ягын сайдинг белән тышларга, керү юлын да үзгәртеп корырга кирәк, – дип киңәш итте Илшат Галимуллин.
Яңа Кенәр интернат-мәктәбе дә читтә калмаган. Уку бинасы ныклап төзекләндерелсә, икенче бина тышкы яктан җылытыла. Биредә дә кызу урак өсте дисәң дә була.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз