Арча Үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара узды

2015 елның 24 апреле, җомга
Арча Үзәк китапханәсендә Юлия Ибраһимова оештыруында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара узды. Кичәнең кадерле кунаклары – япон сугышында катнашкан Николай Гурьянов һәм тыл хезмәтчәне Раиса Коркина, Арчаның 1, 2нче мәктәпләре һәм 5нче гимназия укучылары башкаруындагы җырлар, шигырьләрне йөрәкләре аша үткәреп тыңлады. Соңыннан чарада катнашучылар бергәләп аягүрә “Җиңү көне” җырын башкарды, ә кунакларга бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International