Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге

2015 елның 24 апреле, җомга
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең филиаллары белән берлектә 2015 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан итә. Ул 15 апрельдән 28 июньгә кадәр үткәрелә. Җиңүче язылучылар саныннан түгел, ә үзләре хезмәт күрсәткән хуҗалыклар санына карата күпме кеше язылудан чыгып, “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы”, “Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы” (моңа Арча да керә), “Иң яхшы авыл хат ташучысы” (республиканың барлык районнар авыллары, бистәләрендә эшләүче почта бүлекчәләре һәм почтамтлары хезмәткәрләре керә), “Иң яхшы почта бүлекчәсе” номинацияләре буенча билгеләнә. Әмма бер шарт бар–“ТАТМЕДИА” акцио- нерлык җәмгыяте газета–журналларына язылучылар саны 2014 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштыр- ганда 5 процентка артыграк булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International