Арча муниципаль районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

2015 елның 24 апреле, җомга
Арча муниципаль районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Яшьләрне әдәбиятка, сәнгатькә тарту, Тукай әсәрләренә мәхәббәт уяту, аларны халыкка тагын да якынайту, яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау һәм аларда иҗат эшенә кызыксыну уяту, олы сәнгатькә юл ачу максатына корылган бәйгедә катнашучылар сәнгатьле уку, шигырь иҗат итүчеләр һәм җыр сәнгате номинацияләрендә көч сынашты. Җиңүчеләр 27 апрельдә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International