Җәйге эшләр турында сөйләштеләр

2015 елның 24 апреле, җомга
Җәйге эшләр турында сөйләштеләр
Урта Курсада терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда 2015 елның беренче кварталы нәтиҗәләре, терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеге һәм терлекләрне җәйге лагерьларга күчерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Семинарны район җитәкчесе Илшат Нуриев ачып җибәрде, кыскача гына район белән таныштырды, алда торган планнар турында искәртеп үтте.
– Мондый семинар–киңәшмәләр алты зонада үткәрелә. Ни өчен Урта Курсада? Бирегә без ике ел элек барган идек. Бу вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булган? Шуны ачыклыйсы килде. Әйе, монда зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылган, үзгәрешләр дә җитәрлек, хезмәткә караш та яхшы. Фермаларның торышыннан ук күренеп тора, хуҗалыкның киләчәге бар, – диде Татарстан Републикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
– “Курса МТС”ы ширкәте игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да районда уңышлы барган хуҗалык- ларның берсе, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. – Шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга мөмкинчелек булуы, хезмәт хакының вакытында түләнүе, ферма хезмәтчәннәренең, белгечләрнең үз хезмәтләренә тугрылыклы булулары белән бара ул. Семинарга әзерлек тә күп чыгымнар сорамады. Чөнки биредә һәрвакыт тәртип, чиста.
Семинарның практик өлеше Урта Курса фермасында булды. “Курса МТС”ы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкта терлекчелек тармагы үсеше белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.
– Яңа терлекчелек торагы төзеп чыктык. Ул 13 миллион сумга төште. Өч елда үзен акларга тиеш, чөнки үсеш югары, ай саен 120 центнер ит җитештерелә, –диде ул. – Хуҗалыкта 2000 баш терлек бар, 500 башы савым сыеры. Көнгә 9000 килограмм сөт сатыла. Терлекләр көндез кардада, алларында печән. Без печәнне ел да мулдан әзерлибез. Кичкә торакка кертәләр. Анда да туйганчы ашыйлар.
Семинарда катнашучылар биредә терлек асрау һәм ашату технологиясе, бозауларны саклау һәм үстерү, бозаулату, авыруларга каршы эш һәм башкалар белән таныштылар.
– Бу семинар терлекләрне җәйге лагерьларга күчерүне оештыруга багышлана. Максат–терлек торакларын бушату, аларда дезинфекция чаралары үткәреп, ял иттерү. Терлек тораклары кимендә бер ай буш торырга тиеш. Бу – авырулардан саклану чарасы, – диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Семинарда ул терлекләрне саклау, районнарда лейкоз буенча хәлнең торышы, әлеге авыру китереп чыгарган икътисадый зыян һәм башкалар турында сөйләде, киңәшләр бирде.
– Беренче майдан терлекләрне сугым пунктларында гына чалу башлана. Бу шәхси хуҗалыкларга кагылмый, – диде ул.
Нәҗип Хаҗипов терлекчелек буенча беренче квартал нәтиҗәләре һәм җәйге чорга планнар турында сөйләде, Татарстан Республикасының терлекчелек фәнни–техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров югары сыйфатлы азык әзерләү һәм терлекләрне ашату технологиясен аңлатты.
– Өченче ел инде “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” бәйгесе үткәрелеп килә, – диде Нәҗип Хаҗипов. – Быел анда җиңү өчен җәен яхшылап эшләргә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International