Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шатлыгым, кайгым минем
2015 елның 24 апреле, җомга
Шатлыгым, кайгым минем
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне үткәрелә.
Шул уңайдан оештырылган тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Респуб- лика җитәкчесе сәясәте – Татарстанда яшәүче 115 милләт халкының телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итү һәм саклау. Әлеге максаттан Туган тел көне үткәрелә дә инде.
Соңгы 2010 елда алынган халык саны буенча Арча районында 51 мең 667 кеше (бүген 52 мең 274) яши. Шуның 47 мең 921е татарлар (алар арасында керәшеннәр дә бар), 3 мең 65е руслар, 286сы марилар һәм 395е башка милләт кешеләре.
Районда нинди милләт вәкилләре яшәгәнен сәхнәләрдән дә күреп беләбез. Арчадан “Рус җыры” рус халык вокаль ансамбле, Шурабаштан “Шишор” мари халык ансамбле, Яңасаладан керәшеннәрнең “Көмеш чулпы” фольклор ансамбльләре чыгышын һәрвакытта да яратып карыйбыз.
Шурабашта яшәүче 78 яшьлек Федор Антипов:
– Мәктәптә мари телен бервакытта да бетермәделәр, – дип сөйли. – Үзебезнең гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Матбугатны мари, татар, рус телләрендә укыйбыз. Телевидение, радио тапшыруларын да үз телебездә тыңлыйбыз.
Авылларда милли мәктәпләр сакланды, ә Арча шәһәрендә без татар мәктәбен (әлегә ул юк) ничек күзаллыйбыз?
– Татар мәктәбе абруйлы булырга тиеш, – ди Арчадан ветеран укытучы Нәбиулла Хәкимҗанов. – Анда белемле, иң яхшы укытучылар укытсын, шартлар заманча булсын. Мәктәптән бала өч телне дә (татар, рус, инглиз) яхшы белеп, укымышлы, культуралы кеше булып чыксын. Шул вакытта гына татар мәктәбенә барачаклар.
Арчаның 5нче гимназиясен без ачылганнан, татар гимназиясе, дип йөрттек. Соңгы вакытта бу сүз әйтелми башлады. Директоры Фатыйх Хәкимуллин:
– Рәсми рәвештә ул татар гимназиясе, дип бервакытта да язылмады, – дип сөйли. – Бүген бездә төп фәннәр рус телендә, ә узган елның сентябреннән җыр, рәсем, хезмәт, физкультура дәресләре татар телендә алып барыла. Җыелышлар, чаралар ике телдә үтә. Алда әле тагын планнар бар.
2013 елда Арча педагогика көллияте Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусы алды. Үзәк эшен берничә юнәлештә алып бара. Бүген биредә гимназия сыйныфларында 30 бала урта белем белән татар, рус, инглиз, төрек телләрен үзләштерә. Көллият укытучылары 5–7 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре эшли. Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтәләр.
– Республика буенча безнең үзәктә рус телле 720 тәрбияче татар теленә өйрәнде. Төп эшебез, әлбәттә, милли кадрлар әзерләү, – дип сөйли Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
2нче балалар бакчасы тәрбиячесе, республика күләмендәге “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” конкурсында 2нче урынны алган Ольга Темячева:
– Мин Арча педагогика көллиятендә балалар белән дөрес итеп татар телендә аралашырга өйрәндем. Файдасы зур. Өйрәнгәннәрне эштә кулланабыз, – дип сөйли. – Рус телле балаларны да татар теленә өйрәтәбез. Барлык чаралар да ике телдә үтә.
Районда ике теллелек бакчаларда башлана. Ана теле – гаиләдән.
26 апрель – бөек Тукай туган көн. Тууына 129 ел. “Туган тел” шигыре бүген генә язылган кебек. И туган тел! Шатлыгым, кайгым минем...
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз