Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Онытмаулары да зур сөенеч
2015 елның 24 апреле, җомга
Онытмаулары да зур сөенеч
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәрчак зур ихтирам белән карый, аларны хөрмәтли, олылый.
“Ветераннарыбызга кагылышлы һәр бәйрәмне билгеләп үтәбез, туган көннәре белән котлыйбыз, бүләген әзерлибез, түгәрәк өстәл артында очрашабыз. Килә алмаганнарның өйләренә барабыз”, – ди оешманың ветераннар советы рәисе, 63 еллык хезмәт стажы булган Наил Сабиров.
Узган атнада ул профсоюз оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт Гыйльметдинов белән берлектә шундыйларның берсе, Яңа Кенәрдә яшәүче Габделмән Сәмигуллин янында булып, сугыш һәм хезмәт ветеранын туган көне белән котлады, аңа акчалата бүләк тапшырды. “Кәҗәсенә караганда мәзәге кыйммәтрәк” дигән халык мәкале бар. Олы тормыш юлы үткән, бүгенге көндә бераз сырхаулап та торган өлкән яшьтәге кеше өчен олылап өенә хәл белергә килү үзе зур шатлык.
Хатыны, үзеннән бигрәк ире өчен сөенеп, җитез адымнар белән ни арада чәй өстәлен өлгертте.
– 61 ел бергә гомер итәбез инде. Мине зоотехник буларак Яңа Кенәргә эшкә җибәрделәр. Төпләнеп тә калырга туры килде. Тату гомер иттек, Аллага шөкер. Кырысрак, таләпчән күренсә дә, йомшак күңелле кеше ул. Яхшылыкны беркайчан да онытмый, – дип Фәүзия апа ирен мактап та алды.
Габделмән абый армиягә 1944 елны китә. 18 яше дә тулмаган була әле. Хәрби хезмәткә өйрәнгәнче сугыш бетеп китә. Егет 7 ел Германиядә була.
– Белемем 7 сыйныф кына. Укырга мөмкинчелек чыкмады. Әмма армия мәктәбе бик әйбәт булды. Рус телен яхшы өйрәндем, – ди Габделмән абый. – Кайткач, комбайнчылар курсына укырга киттем. Бераздан үземне райкомга бүлек мөдире итеп билгеләделәр. Аннан язылдым да, Фәүзия белән яшь баланы алып, Алтайга чирәм җир күтәрергә киттек. Тик туган як сагындырды. Фатир вәгъдә итсәләр дә, калмадым, өч елдан кайттым.
Бу еллар Габделмән абыйның үсеш чоры дисәң дә була. Райпланда хисапчы, аннан, белемне күтәрү курсларын үткәннән соң, шунда ук икътисадчы, яшелчә киптерү, кирпеч заводларында, пекарняда җитәкче, соңыннан “Сельхозтехника”да гараж мөдире була. Шуннан лаеклы ялга да чыга.
– Анда да тик ятарга туры килмәде. Яңа Кенәрдә заправка ачылды һәм мин шунда кердем. Тагын 7 ел эшләдем, – ди Габделмән Сәмигуллин. – Лаеклы ялга чыкканыма да 20 ел инде. Онытмыйлар, килеп хәлемне беләләр, сораган әйберне бирәләр, бәйрәмнәргә чакырып кунак итәләр. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә, коллективына, профсоюз һәм ветераннар оешмаларына чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз