Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әни булса, дөнья түгәрәк
2015 елның 24 апреле, җомга
Әни булса, дөнья түгәрәк
Ашытбашта яшәүче Әлфия Фәхретдинова ул көнне иң бәхетле аналарның берсе иде. Янында балалары, оныклары. Өстәл тулы сый. Ана кешегә тагын ни кирәк?
Үзенең 90 яшьлек юбилеен ул әнә шулай гаилә кочагында билгеләп үтте. Өстәвенә, юбилярны котларга Арчадан халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәим Фәйзуллин да килгән иде. Алар Әлфия апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Мондый хөрмәт һәр кешегә дә эләкми.
– Тормышымнан бик канәгать. Сәламәтлектән аермасын, илләр, көннәр тыныч булсын, – диде Әлфия Фәхретдинова. – Әле аз булса да өйдәгеләргә булыша идем. Савыт-саба юсаң да ярдәм бит. Тик соңгы вакытта күз генә начар күрә башлады. Колак та начар ишетә. Шулай да үземә кирәкле әйберне табам, үземә кирәклесен ишетәм әле.
Әлфия апаның сабырлыгына, тынычлыгына сокланып утырдым. Сугыш елларында күпме авырлыклар кичергән бит бу ветеран. Тик ул аларны тәфсилләп искә төшерергә яратмый, күрәсең. Тормышының иң матур мизгелләрен генә барлый. Аларның өеннән генә фронтка өч ир кеше чыгып киткән. Әтисе һәм ике ир туганы. Өчесе дә кире әйләнеп кайтмаган. Әнисенә ялгызы тормыш алып барырга җиңел булгандыр, дисезме? Яшьлеге таңына аяк басарга да өлгермәгән Әлфиягә иң матур чорының рәхәтен күп татырга туры килгәндер, дисезме? Мәктәптә яхшы укыган кыз. Сигезенче сыйныфтан соң Арча педагогия училищесына укырга киткән.
– 1941 ел иде бу. Ачлы-туклы укып йөрүләрем әле дә истә. Шулай да тырыштым, 1944 елда училищены уңышлы гына тәмамладым. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтында да укыдым. Байкал, Хәтнә, Ташкичү, Ашытбаш авылларында математика укыттым. Ташкичүдә эшләгән вакытта авылдашым Рәис белән очраша башладык. Минем янга килеп йөри иде. Озакламый өйләнешеп тә куйдык, – диде Әлфия Фәхретдинова. – Өч кызыбыз туды. Ирем генә озын гомерле булмады, 50 яшендә безне калдырып китте.
40 еллык хезмәт стажы булган ветеран-укытучы бүген бик бай. Аның әни, дип өзгәләнеп торган кызлары, Руфиясе, Ризиләсе, Рәмизәсе, алты оныгы, җиде оныкчыгы бар. Хәзер Әлфия апа кызы Рәмизә һәм кияве Фердинанд белән яши. Киявен дә мактап туя алмый. Олы яшьтәге кеше өчен балалар игелеген күрү үзе зур бәхет.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз