Чүәкчеләр данын югалтмыйк

2015 елның 24 апреле, җомга
Чүәкчеләр данын югалтмыйк
Арча данын еракларга таныткан меңләгән чүәкчеләрне, читекчеләрне бүген бармак белән генә санарлык.
– 1600ләп кеше белән гөрләп эшләгән “Милли аяк киемнәре” берләшмәсен нишләп тараттылар? Шуңа җаным әрни. Ә бит күмәкләп тотынсаң, саклап калып була иде, – дип борчыла Арчадан 3нче һәм 2нче дәрәҗәдәге Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән, предприятиедә сынау цехында эшләгән, тормыш иптәше Суфия апа белән гомерен шушы хезмәткә багышлаган 75 яшьлек Әнәс Гыйлаҗиев.
Шундый зур куәтле предприятиене саклап калу, әлбәттә, берләшмә җитәкчесенең үзенең генә хәленнән килмәгән. Бүген якташыбыз Илдус Гайнетдинов күрше Биектау районы Дөбьязда күн мозаикасы сәнгатен үстерүче “Сәхтиян” берләшмәсен җитәкли. Арча районында да милли аяк киемнәре эшен дәвам итүчеләр бар, әмма алар бик аз. Шундыйларның берсе – “Милли аяк киемнәре” берләшмәсендә модельер- конструктор булып эшләгән Айрат Солтанов. Икенчесе – шәхси эшмәкәр Резидә Хәбриева. Айрат Солтанов предприятиенең берничә станогын сатып алып кала. Бергә эшләгән кызларны үзенә эшкә ала. Бүген цехта (24 кв.м) Рәмзия Нуруллина белән Тәнзилә Хәйруллина тегүдән башлап барлык эшне дә башкара.
– 27 ел инде шушы чүәк, читек эшендә, – диләр алар. – Товарга заказ булып тора, эшнең беткәне юк. Җитәкчебез бик таләпчән, аңа эш җиренә җиткереп башкарылсын, сыйфатлы булсын.
– Бер төрле эш туйдырмыймы?
– Менә күрәсез, читек, чүәкләр – алар төрле бит. Чигү сүрәтләре, төсләре берсеннән-берсе матур. Кызыл төс туйдырса, зәңгәренә тотынабыз. Монысы тагын да матуррак булды дия-дия үсенеп эшлибез. Чүәк, артсыз башмак, читек, моточехоллар, сумкалар, мылтык чехоллары, панно – төрлесен башкарабыз.
– Үзем дә эшлим, – ди Айрат Солтанов. – Бизәген ясыйм, кисәм, тегәм, аяк киеменең астын да ябыштырам, калыпка да утыртам...
Шуның өстенә шәхси эшмәкәргә чималын табарга, заказын эзләргә, товарны урнаштырырга да кирәк.
Коллективта өйдән торып эшләүчеләр дә бар. Алар: чигүчеләр Фирдания, Зөлхия, Зәфирә, Рәмзия, Фәридә, Илсөя.
Арчада үз йортлары белән яшәүче Фәридә Кәримуллина өендә эш урынын җайлы итеп көйләп куйган.
– 40 ел чигәм инде, – ди ул. – Нәрсә әйтсәләр – шуны эшлибез. Түбән Атыдан мин үзем. Безнең якта заманында өй саен диярлек чүәк чиктеләр. Чигүне белеп, яратып башкарам. 2006 елдан өйләргә таралыштык. Түземлек, сабырлык, төгәллек сорый торган эш бу.
... Безнең әниләр чүәк кияргә яратты. Монысы тагын да матуррак булды диеп, хуш исле күн исе килеп торган чүәкләрне киеп, Сабантуена барырлар иде. Шул вакытлар сагындыра. Бу – безнең үткәннәр, тарихыбыз.

Милләттәшләребез, бигрәк тә чит илләрдә, башка төбәкләрдә яшәүчеләр, чигүле аяк киемнәрен, калфак, түбәтәйләрне яратып алалар. Ата-бабалардан килгән һөнәрчелек, халкыбыз күңеленнән һәм табигатеннән күчкән бизәкләр җаннарыбызга шифа бирә, буыннар авазын ишеттерә сыман. Бу һөнәрчелекне районда яңадан иркен, заманча цехларга чыгарасы иде, каюлы читекләрне, чүәкләрне, күн мозаикасы могҗизаларын Арча кибетләрендә күрәсе иде.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International