Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа йортлар калкып чыга
2015 елның 24 апреле, җомга
Яңа йортлар калкып чыга
Арчаны керүгә беренче булып күзгә ташланган тезелеп киткән күпкатлы йортларны күреп күңел сөенә. Тиздән аларның саны тагын да артачак. Быел биредә тагын алты күпкатлы, 12шәр фатирлы 46-56нчы йортлар күтәрелә.
Көнбатыш урамында төзелеп килүче әлеге йортларның беренче өчесен “Энергосервис”, калганнарын “Арча КСМ”ы ширкәтләре төзи. 46 һәм 48,52нче йортларда хәзерге вакытта эчке эшләр бара инде. Калганнары да күзгә күренеп үсә. Әлеге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә.
Горький урамындагы 36 һәм 24 фатирлы йортлар да дәүләт торак фонды программасына нигезләнә.
– 34а йортта күп эш калмады. Дөрес, хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр бар. Әмма чишә алмаслык түгел. Июньдә тапшырырга планлаштырабыз, – ди “Арча МСО”сы ширкәте баш инженеры Раушан Фатыйхов. – 38а йортның да беренче катын күтәрдек инде.
Кызыл Бистә урамында (элеккеге крахмал заводы территориясендә) тиздән тагын 60 фатирлы бер йорт калкып чыгачак. Ватан урамында да (элеккеге милли аяк киемнәре фабрикасы каршында) тулы көченә төзелеш эшләре бара.
– Бу 12 фатирлы бинага авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр дә күчәчәк, – дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
– Район җитәкчесе Илшат Нуриев һәр төзелешне шәхсән үзе контрольдә тота, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. – Һәр атна урыннарга барып, планеркалар үткәрелә, проблемаларны ачык- лыйбыз, вакытында хәл итү мәсьәләсе карала.
Авария хәлендәге йортлардан күчү өчен тагын берничә беркатлы йорт сафка басып килә.
– Күпер урамы, 32нче йорт әзер инде, 63нче йортта эчтә эшләр бара. Су, канализация үткәрелгән, газ кергән. Территорияне тәртипкә китерәсе бар, – диде “Арча КСМ”ы ширкәте мастеры Равил Муллагалиев. – Икесен бергә май аенда тапшырырга уйлыйбыз.
Шушы программа буенча Һади Такташ урамында да биш фатирлы йорт күтәрелеп, түбәсе ябыла башлаган, Муса Җәлил урамы, 15нче йортка фундамент салынган. Ә Трудовая урамы, 2а йортта (элеккеге элеватор янындагы балалар бакчалары биналары) төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә биредә 6 фатирлы йорт булачак. Монда да “Арча МСО”сы ширкәте эшли, май ахырына тәмамларга уйлый. “Энергосервис” ширкәте төзүчеләре тарафыннан төзекләндерелгән икенче ике катлы бинадан чыгып фикер йөрткәндә, бик матур булырга ошый. Анысы әзер инде. Тыштан сайдинг белән әйләндереп алгач, бинага бөтенләй икенче төс керәчәк.
Төзекләндерү турында сүз барганда, район үзәк хастаханәсен телгә алып китмәү дөрес булмас. Ул соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде, Арча кебек матур шәһәр хастаханәсе төсен алды. Биредә бүген дә бу юнәлештә зур эш алып барыла, бер өлеше ныклап төзекләндерелә. Тышкы якта япма ясала. Эчендә авыруларны кабул итү бүлеге булачак. Авыруларны икенче катка менгерү өчен лифт та эшләнәчәк. Эчке якта плитә идәннәр, пластик тәрәзәләр, ишекләр – бар да заманча булачак. Тышкы яктан хастаханәнең бу өлеше дә керамогранит белән әйләндереп алыначак.
Районда барган тагын бер төзелешкә игътибар итми булмый. Иске Иябаш авылында җимерек хәлдәге иске клуб бинасы урынында яңа мәдәни-спорт үзәге төзелеп бетеп килә.
– Эчке эшләрне бетереп, тирә-юнен тәртипкә китерергә, алгы ягына брусчатка җәяргә, 10нчы майга төзеп бетерергә кирәк, – диде Илшат Галимуллин Раушан Фатыйховка. – Бу бинаны булдыруда инвестор, “Сервис-Агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов зур ярдәм күрсәтте, кайбер эшләрне тулысынча үз өстенә алды. Авылга (урамнарын да кертеп) юл салдыру планнары да бар.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз