Алда киеренке хезмәт

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Алда киеренке хезмәт
Район җитәкчесе Илшат Нуриев предприятие, оешма җитәкчеләре белән 1 квартал нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, илдәге кризис район икътисадына да йогынты ясаган. 1 кварталда сәнәгать җитештерүе индексы 72,5 процент тәшкил иткән. Җитештерү аеруча “Арча” (57,3 процент), “Арча азык комбинаты” (57,7), “Арча икмәк заводы” (81,3 процент) ширкәтләрендә кимегән. Шундый кыен шартларда да “Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгы”, “АСПК” җәмгыятьләре, “Тепло-Сервис” ширкәте җитештерүне үстерүгә ирешкән. Районның сәнәгать предприятиеләре 1 кварталда барысы 244,1 млн. сумлык продукция җитештергәннәр, аның күп өлеше сөт продуктларын эшкәртү һәм кирпеч җитештерүгә карый.
Ә менә төзелеш өлкәсендә кризис чагылыш тапмаган. Узган елга караганда 31 процентка күбрәк төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Халыкка хезмәт күрсәтү һәм сәүдә тармагында да берникадәр үсеш күзәтелә.
Уртача хезмәт хакы 17910 сум (106 процент). Иң зур үсеш —төзелештә (116 процент). Аннан кала сәнәгать предприятиеләрендә (108 процент). Узган елгыга караганда артыграк түләсәләр дә, иң аз хезмәт хакын авыл хуҗалыгында (12251 сум) һәм мәдәният учреждениеләрендә (12575 сум) алалар. Хезмәт хакын конверт белән түләүгә каршы кискен чаралар күрүгә карамастан, мондый юлдан баручылар да юк түгел, күрәсең. Кайбер сәүдә оешмаларындагы гаять кечкенә хезмәт хакларын башкача аңлатып булмый.
Социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча район республикада 36 урында. 2014 елның декабре белән чагыштыр- ганда без 2 баскычка югары күтәрелсәк тә, район җитәкчесе Илшат Нуриев билгеләп киткәнчә, бу һич тә канәгатьләнерлек нәтиҗә түгел. “Район икътисады үсешенең төп резервы – кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү”, – диде ул Һәм районда бу өлкәдә эшне җанландыру буенча киңәшләрен бирде.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәләр белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов таныш- тырды. Узган ел белән чагыштырганда барлык тармакларда да үсеш күзәтелә. Гомуми товар җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштыр- ганда 103,4 процент тәшкил иткән, сөт җитештерү 104, ит җитештерү 106 процент. Терлек саны 591 башка арткан. Шулай булуга карамастан, хуҗалыклардагы күрсәткечләр бер-берсеннән нык аерыла. Шәхси хуҗалыкларда сыерлар 109 башка кимегән. Димәк, шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк.
– Хәзер төп бурыч – язгы кыр эшләрен үз вакытында югары сыйфат белән башкарып чыгу. Май бәйрәмнәре алдыннан авылларны, зиратларны тәртипкә китерү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау, аны иң югары дәрәҗәдә үткәрү. Болар барысы да бездән алдагы көннәрдә зур оешканлык һәм киеренке хезмәт таләп итә, – диде Илшат Нуриев.
Исрафил
Насыйбуллин
P.S. Киңәшмәдә экология икеайлыгы барышы турында да сөйләшенде. Бу турыда тулырак газетабызның алдагы санында укырсыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International