Иске Чүриле чиркәвендә табылган кеше сөякләре турында хәбәр иткән идек. Табылдыкларның тарихын ачыклау максатында район хакимияте Татарстан фәннәр академиясенең археология институты галимнәренә мөрәҗәгать итте. Тиздән алар җәсәдләрне кайтып өйрәнергә, аларның кайчан һәм нинди шартларда барлыкка килүе турында мәгълүмат бирергә вәгъдә иттеләр. Без сезне бу эш барышы белән таныштырып барырбыз. Сайтыбызны карап барыгыз.