Пенсия 2015 елның 2 маеннан 9 майга кадәр биреләчәк

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия 2015 елның 2 маеннан 9 майга кадәр биреләчәк. 5 майдан 8 майга кадәр Пенсия фонды белгечләре тарафыннан сугыш ветераннарына 8(84366)3-26-78, 3-03-79, 074 телефоннары буенча кайнар линия оештырыла.
1 майдан 4 майга кадәр, 9 майдан 11 майга кадәр клиентларны кабул итүче белгечләр халык белән эшләүне вакытлыча туктатып торачак һәм белешмә телефоннарына да җавап бирмәячәк.
2015 елның июненнән августка кадәр клиентлар белән эшләүче хезмәтләр җәйге графикка күчәчәк. Шушы чорда шимбә көннәрендә халыкны кабул итү буенча дежур көннәре үткәрелмәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International