Тирә-юньне чистарту, матурлау

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
25 апрель көнне Арча районының һәр оешма һәм учреждениесе тирә-юньне чистарту, матурлау белән мәшгуль булды. Шәһәрдәге барлык оешмалар тирә–юньне чистартты, агартты, буяды. Шулай ук авыллардагы мәгариф, мәдәният учреждениеләре дә район күләмендәге өмәдән читтә калмады.
Арчаның көньяк өлешендәге тауда (Бирәзә тавы) һәм Арча станциясендәге ипподромда агач утыртуга күп кенә райондашларыбызның өлеше керде. Анда 10 оешма, учреждение катнашты. Агач утыртучылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев та бар иде. “Аеруча Арчаның 5нче гимназиясе, 1нче мәктәп, педагогика көллияте, социаль яклау идарәсе, район һәм шәһәр башкарма комитеты, Пенсия фонды идарәсе, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективлары тырышлык күрсәтте”, – дип билгеләп узды Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. Бу көнне җиргә ылыслы, каен һәм тирәк агачларының 3500 төп үсентесе утыртылды.
Арчалыларны 30 апрельдә район күләмендә өмә һәм күмәкләп агач утырту көтә. Бу көнне 1000 агач утыртылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International