Рәхмәт хаты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Рәхмәт хаты
Быел яз Кече Төрнәле авылының ир–егетләре Казанка аша салынган җәяүлеләр күперен төзекләндерү эшләрен башкарды. Изге гамәл кылуда үз өлешләрен кертүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер–савапларын бирсен.
Аңарчы үзәккә үткән юлсызлыктан зар–интизар булып, 230 метрлы басманы төзекләндерүне, авылга юл кертүне сорап район хакимиятенә берничә хат язып мөрәҗәгать итеп карасак та, нәтиҗәсе булмады. Узган ел декабрь аенда авыл халкы, шушы мәсьәләдә булышлык сорап, “Арча хәбәрләре” газетасы аша район хакимиятенә хат юллагач, Арча урман хуҗалыгыннан җитәрлек агач бирергә һәм авыл халкының үз көче белән төзекләндерергә, дигән карар чыгарыла. Әле алай гына да түгел, авылга быелгы җәйдән асфальт юл салуны үз эченә алган проект та тормышка ашырылачак.
Район газетасының халык гозерен шундук хәл итәргә тотынуы, халыкның проб- лемаларын чишүдә район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләве, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның безнең авылны да башка авыллар белән тигез күреп, гозеребезгә игътибар иткәне, ярдәм кулы сузганы өчен чиксез рәхмәтлебез.
Ихтирам белән Кече Төрнәле авылы халкы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International