Район Советы утырышында

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Район Советы утырышында
24 апрельдә район Советының чираттагы 48 утырышы узды.
Аны район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды. Депутатлар 2014 елгы бюджет үтәлешен карадылар. Аның буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев хисап тотты.
Аның сүзләренә караганда, район бюджеты керемнәре 1 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Төп керем чыганагы – салымнар. Район бюджетына иң күп өлеш кертүчеләр “АСПК” җәмгыяте һәм “Мәрҗани” ширкәте.
Еллык чыгымнар 997402 мең сум. Аның төп өлеше — 669129 мең сумы мәгариф өлкәсенә карый.
Икенче көн тәртибе буенча район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы белән таныштырды. Гомумән алганда, бу өлкәдә районда тотрыклылык саклана. Милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күп эшләнә, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремизм таралуга каршы кисәтү чаралары күрелә.
Любовь Осина шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында да хисап тотты. Соңыннан депутатлар район хакимиятенең хокукый-норматив актларына үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез район сайтында таныша аласыз.
Утырыш ахырында Казан Универсиадасын уңышлы үткәрүгә зур өлеш керткән бер төркем якташларыбызга Россия Президенты Владимир Путинның Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International