Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тукай җире көч бирә
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Тукай җире көч бирә
Яңа Кырлай урта мәктәбе дүртенче ел рәттән республика мәктәпләрендә белем алучы яшь буынны үз кочагына Габдулла Тукай укуларына җыя.
Белем туплап кына түгел, Тукай эзләренә басып, шагыйрьнең музей комплексындагы тарихи ядкарьләр белән танышып, күңелләренә әйтеп бетергесез хисләр алып китә алар биредән.
Укуларда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан–ел арта бара. Быел да һава торышының начарлыгына карамаганнар (иртәдән яңгырлы–кар, боз килде дә яуды ул көнне), республиканың Баш- кортстан белән чиктәш районнарыннан кадәр килгәннәр. Тукай җире әнә шулай үзенә тарта.
Тукай җире үзенә тартып китереп кенә калмый, җиңүләргә көч тә өсти ул. Укуларда катнашучылар да әйтә моны. Яңа хисләр, кичерешләр яңа дәрт тә өсти сыман. Укучылар биш номинациядә хезмәтләрен яклады һәм шул фәнни хезмәтләре белән Бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны ихластан яратуларын расладылар. “Фәнни хезмәтләрне бәяләгәндә замана таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Жюрига хәтта сайлап алырга кыен булды, чөнки һәр эш югары дәрәҗәгә лаек иде. Үзебезнең район укучыларының тырышлыгына, белемгә омтылуларына горурлану хисе кичереп утырдым”, — ди оештыручыларның берсе — район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина.
Горурланырлык шул, 59 укучы арасыннан безнең районнан 18 укучының хезмәте сайлап алынган бит. Биредәге укуларда аларның 14е призлы урын яулауга иреште! Менә алар: “Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте” юнәлешендә Яңа Кырлай мәктәбеннән Рузилә Рәхимова, “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия” юнәлешендә Наласа мәктәбеннән Камилә Насыйбуллина, Ашытбаш мәктәбеннән Чулпан Мөхәммәтдинова, Яңа Кырлай мәктәбеннән Илүсә Корбангалиева, “Габдулла Тукай фотографияләрдә” юнәлешендә Яңа Кишет мәктәбеннән Рәсим Йосыпов, Арчаның 5нче гимназиясеннән Гөлназ Локманова, Яңа Кырлай мәктәбеннән Зөһрә Шиһапова, Иске Ашыт мәктәбеннән Рузилә Әхмәдуллина, “Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге” юнәлешендә Иске Чүриле мәктәбеннән Рәсим Һидиятуллин, Арчаның 2нче урта мәктәбеннән Зөлфия Шакирова, Арчаның 5нче гимназиясеннән Эльвина Гыйльметдинова, укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре конкурсында Арчаның 2нче урта мәктәбеннән Илгиз Сәлимҗанов, Яңа Кишет мәктәбеннән Кадрия Йосыпова, Ашытбаш мәктәбеннән Айсинә Әүхәдиева җиңү яуладылар.
Укуларга, республиканың иҗади, эзләнүчән яшьләре белән танышырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев та килгән иде. Телебезне алга җибәрү өчен тырышучы яшьләр булганда, әлбәттә, Тукай теле яшәячәк. “Тукай фонды” директоры Риман Гыйлемханов әйтмешли, дөньяда бер генә татар калса да, Тукай яшәячәк. “Бөек шагыйребез татар милләтен чит илләргә танытучы ул. Безне ел да очраштырганга Тукайга рәхмәт”, — ди жюри әгъзалары.
Укуларда ел саен укучылар гына түгел, жюри әгъзалары да шагыйрьнең үткәне турында яңалык ача. Быел да бүләкләү тантанасында Фәрхәт Зыятовның Тукайның Кушлавычта уздырган вакытлары турындагы истәлекләре кунаклар өчен яңалыкларның да кәттәсе булды.
Укуларда катнашучылар сәхнәдә яңгыраган җыр–биюләр аша Арча җирендә талантларның күп булуына да шаһит булып китте. Шулай булмыйча, алар — Тукай оныклары бит.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз