Җан авазы “Еламагыз” диде

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Җан авазы “Еламагыз” диде
Яңа Кенәрдән ветеран китапханәче Рәмзия Вәлиуллина шалтыратты: – Сугыш елы балаларына багышлап кичә үткәрәбез, сезне дә чакырабыз! Мондый чаралар районда үтеп тора. Әмма кичәнең сценариен Рәмзия ханым Вәлиуллинаның язуы – менә монысы җәлеп итте мине. Җомга көнне кич белән чыгып киттем Яңа Кенәргә.
Чыннан да, гадәти генә очрашу булмады ул. Озак еллар шушы авылда яшәгән, мәдәният хезмәткәре, китапханәче булып эшләгән Рәмзия ханым сугыш чоры балаларын күңеле, йөрәге белән тоеп, очрашуга кемнәрне чакырасын, сәхнәгә кемнәрне чыгарасын яхшы белгән. 1932 елдан 1945 елга кадәр туган сугыш чоры балалары (исәннәре) Яңа Кенәрдә 152 кеше. Хәтта 74 яшьлек Сиренә Исаева баяны белән Казаннан кайткан. Уйнап җибәрде, баян тавышы, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, үзәкләрне өзде: шушы кечкенә генә ханымда булса да булыр икән шуның кадәр моң! Бу бәлки Аллаһы Тәгалә биргән сәләттер, ә бәлки сугыш чоры, әтиләренең иртә вафат булуы Сиренәне моңлы бала иткәндер?! Сугыштан соң юклыктан әниләре гармунны сатарга уйлый. Гармунны алырга килүче өйгә керсә, анда 5 яшьлек кыз теттереп гармунда уйнап утыра икән. Әниләре ышанмыйча утырып елый. Шулай итеп, гармун сатылмыйча кала… Сиренә апага кушылып, Яңа Кенәрдә гомер итүче апасы Венера Хәбибуллина җырлады. Әниләре белән генә, әтиләреннән 5 бала калып үскән балалар моңлы була торгандыр.
76 яшьлек Дилбәр Хәкимова:
– Әтисе сугышта һәлак булган Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасын моннан 20 ел элек, 50 ел, менә хәзер 70 ел үткәч укыйм,– дип башлады сүзен.
Зал тып-тын калып тыңлады. Бу поэма сугыш чоры балаларына моңсу бер һәйкәл иде.

Син күрмәдең, әткәй,
бу көннәрне,
Җиңү килде,
чәчәкле яз булып,
Уянды, яшәрде үләннәр,
Җилләр белән килде
җан авазы
“Еламагыз” диде үлгәннәр.

Ә бәлки Сиренә Исаеваның әтиләрдән килгән җан авазы гармун телләренә күчеп, үзәкләрне өзәдер?! Бер Яңа Кенәр авылыннан гына да 162 кеше сугыштан кайтмаган. Сәхнәгә әтиләре сугышта хәбәрсез югалган Роза Яруллина белән Рәкыйга Галәветдинова күтәрелде.
– Сугыш башланганда 3 көнлек кенә булып калганмын, – дип сөйләде Рәкыйга апа. – Безнең дә әтиебез кайтыр, дип көттек, юк кайтмады…
– Балалар бакчасында эшләдем, – дип сөйләде Роза апа. – Тормышка чыкмадым. Бүгенге балалар безнең кебек әти дип әйтергә тилмереп үсмәсеннәр иде.
Зөлфәр Баязитов Интернет аша “Мемориал Великой Отечественной войны” сайтында сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү белән мәшгуль. Кичәне алып баручы, китапханәче Гөлшат Нәбиева Зөлфәр белән кыскача гына әңгәмә оештырып алды. Компьютер каршында сәгатьләр буе утырулар, күзләр аша меңләгән документлар узулар нәтиҗәсез калмый. Хәтта күмелгән урыны булып та, исән калган кешеләр бар. Шундыйлар Татарстан буенча 250 кеше ачыкланган, алар читтә яшәгәннәр һәм яшиләр. Кайберәүләрнең ике җирләнгән урыны билгеле була, ә үзләре исән.
Җырлар, шигырь, сәхнә күренеше – барысы да сугыш темасына иде. Лилия Фәйзрахманова, Әлфия Фәйзрахманова, Гөлсинә Едиханова, Мәхмүт Хәйруллин, Надил Шакирҗанов, Равилә Хөсәенова, Ирек Ибәтулин, Алмаз Фәйзрахманов чыгышларын тамашачы уйга калып, гыйбрәтләнеп тыңлады.
“Зәңгәр сандык” – почмагында ил хәсрәтен җыйган хат саклана...
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International