Бардыр бер авыл – Кырлай, диләр...

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бардыр бер авыл – Кырлай, диләр...
Яз җиттеме, татар дөньясы олы бәйрәмне – бөек Тукае туган көнен каршы алырга әзерләнә башлый. Ул көнне хәтта табигать тә үзгәрә, кояшның җылы нурлары көнне генә түгел, кешеләрнең күңелләрен дә җылыта. Карагыз, 27 апрельдә, Арча төбәге Тукай туган көнен билгеләргә җыенганда, һава нинди матур торды, моңа кадәр көн дә килеп йөдәткән карлы яңгырлары ераккарак качты, җылы язгы кояшка юл бирде.
Ел да зурлап билгеләп үтелә торган Тукай туган көнгә бу юлы да дөньяның төрле почмакларыннан язучылар, төрле елларда Габдулла Тукай бүләгенә ия булган бөек шәхесләр килде. Аларны безнең Арча төбәгенә генә хас булган кунакчыллык белән район чигендә каршы алдылар.
Бәйрәм Арча үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салудан башланып китте. Ә Мәдәният йорты янында кунак- ларны спорт сөючеләр көтә иде. Традиция буенча бу көнне шагыйрь туган көне уңаеннан марафон булды. Аңа район җитәкчесе Илшат Нуриев старт бирде. Ул спортчыларга уңышлы “сәфәр” һәм җиңүләр теләде. Татарстан Республикасы Язу- чылар берлеге рәисе Рафис Корбанов та, аның теләкләренә кушылып, районда шигырь бәйрәмен спорт бәйрәменә дә әверелдерүләренә соклануын белдерде.
Марафонда Арчадан тыш Казаннан, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан, хәтта Түбән Камадан да йөгерүчеләр катнашты.
– Мин педагогика көллиятендә укыганда ел да марафонда катнашып килдем. Әмма соңгы вакытта, 24 километрга йөгерү бетеп тору сәбәпле, туктадым. Һәм менә яңадан икенче ел инде яшьлек елларымны искә төшереп, марафонда катнашу өчен Тукай туган көндә Арчага кайтам, – диде Татарстан “Яңа гасыр” каналының татар телендә мәгълүматлар дирекциясе җитәкчесе, якташыбыз Данил Гыйниятов.
Йөгерүчеләр артыннан кунаклар да Яңа Кырлайга юл тотты. Биредә Габдулла Тукай музее каршында җырлы, биюле зур шигырь бәйрәме булды.
– Быел безнең белән бергә Тукай туган көнен бәйрәм итәргә күрше Кукмара, Теләче, Балтач, Саба, Әтнә, Питрәч районнары үзешчәннәрен дә чакырдык, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов. – Алар да безнең районда Тукайны ничек зурлауларын, туган көннәрен үткәрүләрен күрсеннәр, Тукай музеен карасыннар, башкаларга җиткерсеннәр.
– Безнең Арчада булган бар, ә менә Яңа Кырлайга беренче килүебез, – диләр бертавыштан Кукмара районының “Карендәшләр” керәшен халык ансамбленә йөрүчеләр. – Мондагы матурлыкка исебез китте. Күңелгә җылы, йөрәккә рәхәт.
– 3-4 ел элек бу якларда булган идем. Тагын шундый бәхет елмаюына чиксез шатмын, – дип үз фикерен җиткерде Питрәчтән “Җәүһәр” татар халык ансамбле җитәкчесе Фәния Мингалиева.
Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре Тукай (Таһир Исмәгыйлев аңа шулкадәр охшаган иде), аның әкиятләре геройлары белән таныштырып үтте. “Җидегән чишмә” Арча халык театрының иң яшь артисты Раяз Сәләхетдинов Былтыр булып Шүрәленең бармагын да кыс- тырды, малай роленә кереп, Су анасы тарагын да урлады, Кәҗәсе белән тату яшәгән Галигә дә әверелде.
Бәйрәмне район җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
– Без Арча районында, Тукай туган төбәктә яшәвебез белән бәхетле, – диде ул. – Шүрәленең бармагын да шушы авылда кыстырганнар, шагыйрь үлемсез әсәрләрен дә биредә язган. Кыска гына гомере эчендә ул кайбер озын гомерлеләрнең башына да килмәгән әйберләрне үзенә генә хас осталык белән шигырь юлларында ачып биргән. Мин аның алдында баш иям.
Аннан бер-бер артлы кунаклар сүз алды. Алар арасында танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Наил Касыймов, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, дөньяның сигезенче могҗизасы булган Төркиянең Каппадокия Язучылар берлеге рәисе, “Urgur FM” радиостанциясе директоры Айшә Пасланмас, Кабардино-Балкария язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллах Бигиев, драматург, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, ша- гыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, прозаик, М.Җәлил исемендәге респуб- лика бүләге иясе, якташыбыз Рөстәм Галиуллин, Төркия, Башкортстан, Якутия, Кырым, Дагстан, Кабардино-Балкария, Төрекмәнстанның яшь язучылары, шагыйрьләре бар иде.
– Арча әдәбият, сәнгать музее төзегән, үзенең күренекле улларына һәйкәлләр булдырган бердәнбер район, – диде Вахит Имамов. – Татар телен тартып алырга тырышалар, татар мәктәпләрен ябалар. Ләкин кыскан саен без берләшә барабыз. Башка республикалардан килгән милләттәшләрне күрү дә зур сөенеч. Тукай туган көне бәйрәмен бездән беркем дә тартып ала алмячак.
Чит илләрдән килгән кунаклар да үзләренең тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты. Абдуллах Бигиев “Идегәй”не Кабардино-Балкария теленә тәрҗемә иткән.
– Кавказ таулары бар. Биек таш кыялар. Анда да татар теле саклана. Тау татарлары диләр. Чын кеше булу өчен телебезне сакларга кирәк. Сезнең саф татарча сөйләшүегезгә сокланам, – диде ул.
– Минем өчен искиткеч матур очрашу булды бу. Тукай туган төбәктә булуыма сөендем, биредә аны зурлауларын күреп исем-акылым китте. Моның өчен район җитәкчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бер булыйк, бердәм булыйк, – диде Айшә Пасланмас.
Бәйрәмдә район күләмендә барган Габдулла Тукай исемендәге бәйге җиңүчеләренә Илшат Нуриев һәм Рафис Корбанов бүләкләр тапшырды. Соңыннан алар үз номинацияләрендә осталыкларын да исбатлап күрсәтте. Кунакларга иң ошаганы Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сөйләгән Носы мәктәбе укучысы Алинә Егорова булды. Йөгерү буенча марафонда яшьтәшләре арасында беренче өч урыннарны алган спортчылар да бүләкләнде. Арчадан Энҗе Гыйззәтова, Диләрә Фассалова – икенче, Лилия Рәхмәтуллина, Фәнүзә Сәлахова, Адель Мөҗипов өченче урыннарны яуладылар. Якташыбыз Данил Гыйниятов финишка өченче булып килде. Ә үзешчәннәребез кунакларны татар моңы, татар җыры белән сөендерде.
Бәйрәмнән соң кунаклар музей белән танышты, Укучылар сарае каршында эшләп килүче курчак театры чыгышын карады, истәлеккә фоторәсемнәргә төште, агач утыртты.
Кушлавыч авылында да аларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Тукаевлар гаиләсе утары белән танышып, укучылар чыгышын караганнан соң, Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, зиратка барып, Тукайның әтисе кабере янында дога кылдылар.
Гөлсинә Зәкиева

Арча муниципаль районының Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге бәйге җиңүчеләре
Шигырь иҗат итүчеләр арасында:
11–14 яшьлекләр
1 урын Илүзә Касыймова – Ташкичү мәктәбе;
2 урын Камилә Солтанова – Урта Курса мәктәбе;
3 урын Лилия Хәйретдинова – Хәсәншәех мәктәбе;
3 урын Зәлидә Фәттахова – Лесхоз мәктәбе.
15–17 яшьлекләр
1 урын Ленар Әхмәтгалиев – Ашытбаш мәктәбе;
2 урын Назлыгөл Мәсәлимова – Курса–Почмак мәктәбе;
3 урын Аяз Вәлиев – Хәсәншәех мәктәбе;
3 урын Зөлфия Һидиятуллина – Иске Чүриле мәктәбе.
Урта–һөнәри һәм югары уку йортлары –
18–30 яшьлекләр
1 урын Ленар Хамматов – Казан федераль университетының
4 курс студенты.
Җырчылар арасында лауреатлар:
7–10 яшьлекләр
Илзирә Сираҗиева – бишенче гимназия (җитәкчесе Р.Харисов);
Азат Исмәгыйлев – бишенче гимназия;
Ралинә Мөхәммәтгалиева – 2нче балалар бакчасы.
11–14 яшьлекләр
Гүзәл Закирова – беренче мәктәп, сәнгать мәктәбе;
Алия Ногманова – бишенче гимназия, сәнгать мәктәбе;
Зәринә Никитина – икенче мәктәп.
15–17 яшьлекләр
Илһам Яруллин – педагогика көллияте (И. Закиров);
Фәндүс Гыйльметдинов – педагогика көллияте (А. Шакирова);
Маннур Вильданов – педагогика көллияте;
Алия Заһидуллина – беренче мәктәп, сәнгать мәктәбе (Г. Сабирова).
18–30 яшьлекләр
Фәрид Низамиев – Өтнә авылыннан;
музыкаль коллективлар
“Энҗеләр” вокаль ансамбле–сәнгать мәктәбе (Т.Гидиятуллина);
“Мирэль” вокаль ансамбле–педагогика көллияте (А.Шакирова).
Сәнгатьле шигырь укучылар арасында
4–6 яшьлекләр
1 урын Әнгам Мөхетдинов һәм Гүзәлия Сәләхетдинова –
Наласа балалар бакчасы;
2 урын Наилә Хәнәфиева һәм Илназ Шакиров –
9нчы балалар бакчасы;
3 урын Алия Әскәрова – Үрнәк балалар бакчасы.
7–11 яшьлекләр
1 урын Алинә Егорова – Носы мәктәбе;
2 урын Айтуган Хәбибрахманов – Шушмабаш мәктәбе;
2 урын Надир Хәбибуллин – Хәсәншәех мәктәбе;
3 урын Эльза Минашаева – җиденче мәктәп;
3 урын Диләрә Булатова – бишенче гимназия.
11–14 яшьлекләр
1 урын Фаягөл Гатауллина – Ашытбаш мәктәбе;
2 урын Алия Романова – Носы мәктәбе;
3 урын Адилә Әхмәтҗанова – Кәче мәктәбе;
3 урын Алсинә Сәфиева – бишенче гимназия.
15–17 яшьлекләр
1 урын Илүсә Мөхәммәтгалиева – педагогика көллияте;
2 урын Айгөл Рәхмәтуллина – педагогика көллияте;
3 урын Дилә Зыятова – педагогика көллияте.
18–30 яшьлекләр
1 урын Гөлинә Шәйхетдинова – Казан дәүләт мәдәният һәм
сәнгать университеты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International