Беркем дә онытылмады

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Беркем дә онытылмады
20 апрельдә Татарстанда “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында “Игелекле эшләр эстафетасы” старт алды.
Әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең максаты — Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановның программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда татарстанлыларны бергә туплау, аларга республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашу мөмкинлеге бирү. “Игелекле эшләр эстафетасы” шушы максатка ирешүнең бер формасы булып тора. Аның кысаларында хәйрия һәм экология чаралары, территорияләрне төзекләндерү акцияләре, балаларга, өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү һ.б. үткәрелә.
— “Игелекле эшләр эстафетасы”нда безнең район яшьләре дә актив катнаша, — ди “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре штабы җитәкчесе, “Президент белән бергә” хәрәкәте активис- ты Лия Ильина. — 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булуын исәпкә алып, тирә–юнебезне чистарту, яшелләндерү мәсьәләләренә аеруча игътибар биреләчәк. “Герой исемендәге урам” проекты кысаларында Маршал Жуков, Соколов, Ежков, Левитан һ.б. урамнарны җыештыру буенча өмәләр уздырылды.
“Обелиск” хезмәт десанты әгъзалары һәйкәлләр яны территорияләрен, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеяларын тәртипкә китерделәр, обелискларны (алар районда 78) төзекләндерүдә катнашалар, сугыш елларында һәлак булган очучыларның каберен карап тоталар.
Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгы паркы төзелә, бу изге эштә шәһәр халкы бик теләп катнаша. Шәһәрне чистарту буенча өмәләр бик оешкан төстә үтте. Аларда уку йортлары коллективлары башлап йөрүчеләр булды.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм аларның тол калган хатыннарын бушлай фатирлар белән тәэмин итү илебез җитәкчелегенең иң игелекле гамәлләренең берсе булды. Әлеге программаның үтәлешен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов нык-лы контрольдә тота һәм бу программа уңышлы тормышка ашырылды. Безнең районда 700дән артык ветеран фатир алды. Әмма ниндидер сәбәпләр белән мондый бәхеткә ирешә алмаучылар да бар.
Ашытбаш авылында яшәүче Пиканай әби Спиридоновага киләсе елның гыйнварында 100 яшь тулачак. Заманында утны да, суны да кичкән ул.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ире белән язылышмый гына яшәгәннәр. Документ булмагач, исемлеккә кертелмәгән. “Сугыш вакытында көнгә 60шар гимнастерка юа идек”, — дип сөйләгәч, үзе дә сугышта булмады микән дип, архивларга язып караганнар. Әмма Пиканай әби Җиңүнең 70 еллыгын, Ташкичү авылы җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин әйткәнчә, курчак кебек матур өйдә каршылаячак. “Арча МСОсы” ширкәте әбинең йортының түбәсен, тәрәзәләрен, электр үткәргечләрен алыштырды, тышкы яктан калай белән тышлады.
Район җитәкчелеге фатир ала алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары яшәгән йортларны төзекләндерүне оешма һәм предприятиеләргә беркеткән иде. Һәм алар бу игелекле эшне күңел җылысы биреп башкарып чыктылар.
— Рәхмәттән башка сүзем юк, — ди Иске Ашытта яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мәдинә Шәрәфиева. “Яңа Кенәр күптармаклы предприятиесе” акционерлык җәмгыяте аның өенә канализация системасы эшләп биргән, хәзер кайнар суы да бар.
“Жилкомбытсервис” ширкәте Арча шәһәренең Г.Тукай урамында яшәүче Фатыйма Гыйльфанова йортына су кертеп, канализация үткәреп биргән. “Энергосервис” ширкәте Печмәнтауда Кәүсәрия Галәвиева йортының түбәсен алыштырган. “Арча АТПсы” ширкәте Наласа авылында яшәүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Рәхилә Кәлимуллинага газ плитәсе бүләк иткән.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International