Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өченче глобаль атналыгы

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
4 майдан 10 майга кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өченче глобаль атналыгы билгеләп үтелә. Темасы – юл хәрәкәтендә катнашучы балалар куркынычсызлыгын саклау, киң җәмәгатьчелек игътибарын шуңа тарту. Атналык кысаларында “БалаларТормышынСаклыйк” социаль кампания үткәреләчәк. Кампаниянең төп элементы – узган ел бөтендөнья балалары катнашында төзелгән Балалар Декларациясе. Аның белән инглиз телендә www.savekidslives2015.org яки “Балачакның Изге Юлы” газетасы сайтларында танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International