Чисталык үзебездән генә тора

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Чисталык үзебездән генә тора
Районда санитар–экологик хәлне яхшырту, тирә–юньне чистарту буенча икеайлык игълан ителгән иде. Бер ае үтеп тә китте. Бүгенге көнгә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылган?
Шуны тикшерү максаты белән Татарстан Республикасы буенча Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы төньяк территориаль идарәсенең икенче разрядлы өлкән инспекторы Радил Сафин һәм район башкарма комитеты административ комиссиясе баш белгече Айнур Таһиров белән Үрнәк авыл җирлегенә чыктык.
– 29 апрельдә административ комиссия утырышы булды, – диде Айнур Таһиров. – Анда 11 эш каралды. 7 кешегә 2шәр мең сум штраф салынды. 13 майда шундый икенче утырыш үткәреләчәк.
Беренче булып Казанбашка юл алдык. Гомумән алганда, бар урында чис- талык хөкем сөрә. Чисталык өчен көрәш башланган 2008 елларны искә төшердем. Җир белән күк аермасы. Әмма һәркайда кагыйдәләрне санга сукмаучылар очрый. Казанбашта да авыл башында ук яшәүче Г. зур территорияне чүп–чар белән тутырган. Икенче берсе чүп–чарга ут төртеп җибәргән. “Җылы һава урнашу белән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан махсус режим кертелде. Шуның нигезендә чүп–чарны хәтта үз бакчаңда да яндырырга рөхсәт ителми. Штрафы 2000 сум”, – диде Айнур Таһиров. Ә җыелган чүпне кая куярга соң?
– Бер кырыйга капчыклар белән өеп куялар. Мин машина белешәм. Җыеп алып китәләр, – ди Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев. – Зиратларны, чишмәләрне, өмә ясап, авыл халкы белән җыештырдык. Ә елгаларны балалар тәртипкә китерде.
Югары Пошалымда да авыл башында яшәүче Л. белән тыкрыкта яшәүче З.га җиң сызганып чистарту эшләренә тотынырга кирәк. Биредә авыл уртасындагы сусыз елганы (Сәйдәш һәм Тукай урамнары янында) күреп телсез калдык. Анда чын чүплек оясы. Янында гына башлангыч мәктәп. Акка кара белән зур итеп “чүп ташлау тыела” дип язылган. Биредә шулай ук сулы елга буена да чүп ташларга күп сорап тормаганнар.
Клуб янындагы эшләми торган бер кибет янына тукталдык. Территориясе шешәләр, кәгазь, чүп–чар белән тулган.
– Бу участокны Равил Фатыйхов сатып алган иде. Ел да әйткәннән соң чистартып китә, – ди Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мәмдүдә Галәветдинова.
Күлтәскә керә–керешкә ферма тирәсендәге тәртипсезлеккә игътибар иттек.
– Без хуҗаларына кисәтү ясап, штрафлар салып китәбез, – ди Радил Сафин. – Штрафын түлиләр, бераз селкенгән дә булалар. Тик...үзегез күрәсез, әлегә нәтиҗәсе күренми.
Бу авылда да яннарында буш урынны чүп–чар белән тутырган өчен Х.га, урамда машина юган Ф.га беркетмә төзелде.
– Машина юу, шулай ук төзекләндерү ишегалдында яки махсус билгеләнгән урында гына рөхсәт ителә, – диде Айнур Таһиров. – Ә менә авыл халкы тарафыннан чүп ташлау урынына әверелеп килгән иске кое чокырларын берәр күңелсез хәл килеп чыкканчы күмәргә кирәк.
Арчада да соңгы атналарда өмәләр оештырылды. Күмәк төстә агачлар да утыртылды, парк, скверлар да тәртипкә китерелде. Икенче мәктәп коллективы бик зур активлык күрсәткән.
– Үзебезнекеннән тыш тимер юл вокзалы территориясен, шундагы скверны, урамнарны чистарттылар, – диде директоры Руслан Низамов. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә “Круг” ширкәте һәм социаль белем бирү академиясе белән берлектә шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге (немец зираты янында) паркны да тәртипкә китергәннәр.
– “Водоканал-Сервис” ширкәте, халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, бишенче гимназия, “Арча АТПсы”, “Жилкомбытсервис” ширкәте, педагогика көллияте, Арча ЗУЭСы һәм башка оешмалар, мәктәпләр җыештыру, тәртипкә салу, чишмәләрне карау кебек эшләрне зур җаваплылык белән башкардылар, – диде Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Май аенда һәр атнаны өмә булачак. 16 майда ул зиратларны чистарту буенча үткәреләчәк.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International