Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантана

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
7 майда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана узачак.
Анда безнең районнан да сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән тыл каһарманнары Арчадан Галия Әхмәтҗанова, Рәйсә Халитова, Раиса Коркина, Наласадан Таһир Җәләлетдинов, Күпербаштан Миңнехан Фазылҗанов, Сәвия Исмәгыйлева, Кәчедән Разия Минҗанова, Күкчә Бирәзәдән Гаптелнур Гарифуллин, Каенсардан Миңневәли Хөсәенов катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International