Тормыш һәрьяктан сынаган

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Тормыш һәрьяктан сынаган
Арча Укучылар сараенда озак еллар мәгариф системасында эшләгән, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Миннехан Зиннәтов түгәрәк өстәл артында “Нур” телестудиясе журналистлары белән очрашты.
– Быел ветеран үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 28 ел дәвамында мәгариф оешмалары профсоюзын җитәкләде. Бу урында шулай озак эшләгән кешеләр республикада өч кенә, – диде мәгариф оешмалары профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов һәм Миннехан Зиннәтовка республика комитетының рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
Очрашуга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов, үзе белән бергә эшләгән укытучылар, укучылары да килгән иде.
– Мин сугыш чоры баласы. Аның бөтен авырлыкларын — ачлыгын да, ялангачлыгын да кичердем. Әнием вафат булып, бик яшьли ятим калдым. Үги әни белән үстем. Тырышлыгым белән югары дәрәҗәләргә ирештем, җитәкче урыннарда эшләдем, – ди М. Зиннәтов.
Очрашуга килгән укытучылар аның белән эшләгән вакытларын, кызыклы мизгелләрне исләренә төшерделәр. Анда Миннехан абыйның кызы Разыя ханым да катнашты. Ул да әтисе юлыннан киткән, озак еллар Арча педагогика көллиятендә булачак педагогларга белем бирә.
– Әниебез ике ел элек вафат булды, – ди ул. – Әти белән бик матур гомер иттеләр, безгә һәрчак үрнәк булдылар.
– Мине шулай зурлавыгыз, игътибарыгыз, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт, – диде Миннехан Зиннәтов һәм саубуллашыр алдыннан яраткан җыры “Кара урман” ны башкарды.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International