Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сызганып эшкә бирелсәң
2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Сызганып эшкә бирелсәң
Район Мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләделәр. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
70ләп балага Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Уку алдынгыларына район башлыгы стипендиясе бирелде.
Тантана татар, рус, инглиз телендә алып барылды.
Илшат Нуриев чыгышын Г. Тукайның тормыш девизына әйләнгән “Эшкә өндәү” шигыре белән башлады:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Яшьләрне ул, тиешле һөнәр алганнан соң, районга эшкә кайтырга чакырды, ел әйләнәсе эшли торган белем, ял, сәламәтләндерү лагере булачак, дигән сөенечле хәбәр әйтте.
Район башлыгы стипендиясен менә кемнәр алды: Арчаның 1нче мәктәбеннән Салават Шакиров, Ашытбаш мәктәбеннән Илүзә Фәхретдинова, Лесхоз мәктәбеннән Ландыш Хәлиуллина, югары уку йортларында укучы студентлар Таһир Исмәгыйлев, Салават Әхмәтгалиев, Айсылу Сабирова.
Һәр бала күңеленә кояш салынган – аны яктырта гына белергә кирәк. Тантанада без күңелләрендә кояш балкыган балаларны күрдек, тәрбиячеләр, укытучылар хезмәтенең бөекленә инандык. Ветеран укытучыларның да тантанада катнашуы нур өстенә нур булды.
Районда укудан тыш баланы үстерү өчен мөмкинлекләр бик күп. Әти-әниләргә баласын төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөртү өчен вакыт табарга, иренмәскә генә кирәк. 5 яшьлек һәм хәтта 3 яшьлек малайларны Боз сараена хоккей секциясенә йөртү моңарчы күрелмәгән вакыйга. Укучылар сараенда эшләүче хореограф Илһамия Гыйлаҗиева: “Балаларны биюгә 3 яшьтән алабыз”, – дип әйтә. Әти-әниләр җаен таба, йөртәләр. Районда бассейн булу балалар өчен үзе бер бәхет. Рәсем генә, дибез. Оста дизайнер, архитекторлыкка нигез сәнгать мәктәбенең рәсем түгәрәгендә (җитәкчесе Раилә Динуловна) салына да инде! Тантанада шулай ук җырлаган, биегән балаларның чыгышына сокланып утырдык.
Соңыннан бүләк алучылар белән сөйләштем. Тантананы инглиз телендә алып барган, 1нче мәктәп укучысы Аль физа Урманова:
– Инглиз һәм рус теле буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңдем, – дип сөйләде. – 2013 елда Халыкара Флекс программасын яулап, 1 ел Америкада яшәп кайттым.
Курса-Почмак мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Гөлүсә Мортазина:
– Укучылар сараена “Нур” телестудиясенә йөрим, – дип сөйләде. – Шигырьләр язам. Менә әле республиканың “Алиш эзләреннән” дигән конкурсында шигырьләрем белән катнашып, 1нче урынны алдым.
Кабат каләм минем
кулымда,
Уч кадәрле кәгазь
кисәгем.
Шул ак биткә
сыйдырмакчы булам,
Күңелемнән аккан
хисләрем.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз