“Кырлай”да тәүлек буе чәчәләр

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
“Кырлай”да тәүлек буе чәчәләр
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев кичә хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
“Арча” ширкәтендә чәчүгә 4 майда керештеләр. Беренче көнне 7 гектар чәчә алганнар.
— Нишләп бик аз? — дип кызыксынды район җитәкчесе.
— Оештыру эшләре күп вакытны алды, — ди баш агроном Идрис Йосыпов. — Бүген менә 5 агрегат чәчә.
— Чәчүне ничә көндә бетерергә уйлыйсыз?
— Егерме көндә тәмамларга исәп.
— Шуннан артыкка су- зарга ярамый.
Кырык беренче елын бригадир булып эшләүче Искәндәр Шәяхмәтов: “Эшләргә кеше юк, 20–30 километрдан кеше ташыйбыз”, — дип эшләрнең бик җиңелдән булмаячагын искәртеп алды.
Гади чәчкеч белән чәчәләр, симәнәне чиләк белән бушаталар. Егерме беренче гасырда мондый хәлне күрү сәер инде.
Уҗымнар да бик мактанырлык түгел. Гектарына нибары 25 килограмм ашлама кергән. Язгы чәчүдә дә шуннан артмаячак. Ашлама аз керә, известьлау юк, технология түбән, күпьеллык үләннәр картайган. Әле бу хәл итәргә кирәкле проблемаларның бер өлеше генә.
“Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре басулары янәшәдә генә. Ә аерма — җир белән күк арасы.
— 1100 гектарда рапс чәчтек инде, — ди генераль директор Илнар Гайнетдинов. — Рапсны өч срокта чәчәбез, барысы 2000 гектарда булачак. Менә бу тракторлар, әлеге “КамАЗ” — бар да рапс мае яга. Шуннан гына да язгы чәчүдә 1 млн. 200 мең сум акчага экономия.
Адым саен экономия бу хуҗалыкларда. Турыдан–туры чәчү күпме ягулыкны кимрәк тотарга мөмкинлек бирә, туфрак кузгалмагач, дым югалмый. Гектарга 250 килограмм аммиак суы, 60 килограмм катлаулы ашлама кертәләр. Тәүлек буе чәчәләр.
Район җитәкчесе механизаторларның хезмәт хакы белән дә кызыксынды. Айга 40 мең сум чамасы, диделәр. Эшчеләр белән проблема юк.
Быел “Кырлай” ширкәтендә бәрәңгенең сугарулы мәйданнары бер мең гектарга җитәчәк. Хәзер утыртырга әзерләнәләр, яңа сортлар, өстәмә техника кайтарылган.
Узган көз 23 мең гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырылган иде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Тукай”, “Сафия” ширкәтләрендә уҗымнарның торышы аеруча куандыра. Аларда барлык мәйданнар тукландырылды, тырмаланды.
Язгы көн ел туйдыра, дигән мәкальнең мәгънәсе нәкъ менә бүгенге көнгә туры килә. “Северный” ширкәтендә хуҗалык җитәкчесе иртәнге бишенче яртыда нәрәт бирә, сәгать биштә эш башлана. 1500 гектардагы уҗымнар әйбәт срокларда сый алды. 210 гектарда чәчү чәчтеләр инде.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International