Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәр туган көннең кадерен белик
2015 елның 8 мае, җомга
Һәр туган көннең кадерен белик
Апаз мәктәбе тулы бер көнне ветераннар белән очрашуга багышлады. Ул көнне һәр сыйныф үзенә кунакка сугыш яки тыл ветеранын, сугыш чоры баласын чакырган иде. Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге “Нур” балалар телестудиясе шушы чара буенча телесюжет әзерләде.
6 сыйныф укучылары Мәгъсүм Әпсәләмовны кунакка чакырганнар иде. Ул 1943 елның гыйнвар башында армиягә алына.
— Бик суык көн иде. Кенәргә ат белән бардык. Аннан Арчага озаттылар. Ә Арчадан товар поездында Владивосток ягына киттек. 23 тәүлек бардык. Славянскоеда тукталдык. Полкның бер өлешен фронтка, икенчесен бер портка җибәрделәр. Мин Сахалин тирәсендә, Татар бугазы янында хезмәт иттем, — диде үзенең чыгышында ветеран.
5 сыйныф укучыларының Апаздан Гыйниятулла Миннебаев һәм Пөшәңгәрдән Фәүзия Фазылҗанова белән очрашулары да бик кызыклы булды. Гыйниятулла абый, ФЗӨдә укып, Украинага, Горловкага эшкә китә. Немецлар шахтаны бомбага тоткач, бик зур авырлыклар белән авылына кайта. Аннан — сугыш.
— Снайпер булып, Белоруссиягә кадәр килеп җиттем. Минем өчен сугыш шунда тәмамланды да. Күперләр сакладык. Аннан чик буена җибәрделәр. Өйгә 1949 елны гына кайттым. Гаилә кордым. Колхозда төрле эштә йөрдем, макталып килдем, – диде ул сугыш чорында үз язмышы белән таныштырып.
Ә Фәүзия апага сугыш башланганда бары 5 яшь була. Аягына, өстенә кияргә булмагач, укый алмый. 11 яшендә генә мәктәпкә керә. Чыпта суга. 5 сыйныфтан соң сыер сава башлый. Шул көннән башлап 50 яшенә кадәр, аннан соң да 8 ел савымчы була.
Очрашуда Фәүзия апа балачагы турында язган шигырен укыды, Гыйниятулла абый белән икесе бер–берсен уздырып такмаклар да җырладылар әле. Соңыннан шушы сыйныфта укучы оныклары Гүзәлия белән Исламия үзләренә бүләкләр дә тапшырдылар. Сугыш чоры балалары Әлтаф Ибраһимов — 10нчы, Гаптерәүф Рәхимов — 7нче, Гөлбаһар Миннебаева — 8нче, Сәвия Ильясова башлангыч сыйныфлар укучылары белән очрашты.
— Һай, балам, каласыз бит, диде әти сугышка киткәндә мине алдына алып сөеп. 6 айдан соң һәлак та булды. Менә шуннан башланды инде ачлык, ялангачлык, — дип елый–елый сөйләде Сәвия апа.
Ветераннар чыгышын балалар йотлыгып тыңлады. “Алар бүләк иткән тыныч тормышны киләчәктә саклап калу – безнең изге бурычыбыз. Һәр туган көнгә шатланып, аның кадерен белеп яшәгез”, — диделәр балаларга укытучылары.
Ул көнне “Нур”лылар Хәсәншәехта яшәүче сугыш ветераны Рәүф Сәгыйтьҗанов янында да булдылар. Ветеран белән очрашуга тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Гөлфирә Зәкиева җитәкчелегендә тарихны өйрәнү музее советы әгъзалары да килгән иде.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз