Кадерле райондашлар!

2015 елның 8 мае, җомга
Кадерле райондашлар!
Һәрберебез дулкынланып көтеп алган иң зур бәйрәм — Җиңүнең 70 еллык юбилее килеп җитте. Бәйрәм бүләкләрсез булмый, без дә Арча район газетасының 1945 елның 10 маенда чыккан санын (кызганыч, татарчасы сакланмаган) сезгә бүләк итәбез. Аны әзерләүдә булышкан якташыбыз, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Исмәгыйль улы Ибраһимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Район газетасы авыр сугыш елларында да халык белән бергә яшәгән, аның белән бергә кайгырган, бергә шатланган. Газетабыз редакторлары Габделхак Мөхәммәтҗанов, Шакир Гафаров илгә дошман басып кергәч кулларына корал алган, фронттагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Кадерле райондашлар! Район газетасы өчен быел тагын бер истәлекле вакыйга бар — октябрь аенда газетабыз чыга башлауга 85 ел тула. Шушы уңайдан редакция төрле кызыклы чаралар планлаштыра. Без алар турында сезгә хәбәр итәчәкбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, киңәшеп, фикерләшеп яшик.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International