Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бер михнәтнең бер рәхәте
2015 елның 8 мае, җомга
Бер михнәтнең бер рәхәте
Җигүле ат урам башыннан күренү белән тәрәзәгә сыланып урамны күзәткән малайның нәни йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Үзләре капка төбенә килеп туктагач, ул нидер сизенгәндәй бер почмакка кереп сеңде. Әйе, белә иде ул үзен балалар йортына алып китәчәкләрен, тик соңгы минутка кадәр моңа ышанасы килмәде.
Сабыйның шулай чарасызлык- тан бәргәләнүен, куркудан шар булып ачылган сагыш белән тулы күзләрен күргән туганнарының да йөрәкләре сыкрады. Шунда өйгә кереп килгән кешеләрнең аяк тавышлары ишетелде. Габделбәр поскан җиреннән чыкты да, янындагылар аңышып өлгергәнче күз алдыннан юк булды. Кая барганын да белмәде, тауны да сизмәде, елганы да күрмәде ул, чапты да чапты. Тик кая инде, аның йөгергән арасын олы кеше берничә генә атлый бит. Тиз тоттылар Габделбәрне, атка салдылар да юлга кузгалдылар. Бер яктан Габделбәр, икенче яктан абыйсы Габделнур үкереп елап калды.
Бу күңелгә сеңеп калган үзәк өзгеч мизгелне Габделнур абый әле бүгенгедәй хәтерли. “Субаш Аты балалар йортында гына булса да, янына барып йөри алмадык. Аннан аны икенче балалар йортына алып киттеләр. Укып бетергәч кенә очраша алдык”, – ди Габделнур абый.
Әтиләре 1941 елда 42 яшендә сугышка китә дә һәлак тә була. Өйдә берсеннән–берсе кечкенә биш бала, алтынчысы, Габделбәр абый, корсакта кала. Иң олысына бары 14 яшь була.
– Кечкенә генә йорт. Сәкегә ятсак, һәрберебезгә берәр такта туры килә. Анысына түзәрлек, ә менә ачлык…өч яшемнән тәмам үзәккә үтте. Атлар артыннан салам тартып алып калып, ашлыгын табага салып кыздырып ашый идек. Ул көнне тамак тук була. Бервакыт ашыйсы килүгә түзә алмагач, амбарга киттем. Биредә борчак киптерәләр иде. Шунда каравылчы күреп алды. Аннан куркып качканда ташка егылдым һәм…гомерлеккә инвалид булып калдым. Бер аягым 12 сантиметрга кечерәк минем. Шуның белән 46 ел Орнашбаш фермасында ат җигеп, терлекче булып эшләдем, – дип сөйли Габделнур абый, аннан яңадан балачагына әйләнеп кайта. – Ут та юк иде. Морҗадан чыккан төтенне күрсәк, чиләк күтәреп шунда йөгерә идек. Инвалид Әкълимә апам тамак туклыгына кеше балаларын карарга мәҗбүр булды.
1946 ел, сугыш тәмамланып, бераз гына тын ала башлаган вакыт, тагын гаиләгә кайгы алып килә. Эткә ашарга бирергә чыккан җиреннән әниләрен яшен суга. Җиргә күмеп куеп, исән калдыралар үзен, тик зәгыйфьләнеп кала, берничә елдан вафат була. Олы абыйлары, язылып, читкә эшкә китә, аларга Хәсибә апалары иярә. Габделбәр балалар йортына эләгә. Өйдәгеләр Әкълимә апаларына кала.
– Ничек кимсетеп була, шуның кадәр кимсеттеләр, – дип искә ала балалар йортындагы елларын Габделбәр абый. – Яңа киемнәрне, икмәкне тартып алдылар. Төртеп җибәреп, күземне чыгардылар. Өч ай хастаханәдә яттым. Аннан бер балалар йортыннан икенчесенә йөрттеләр. Шунысы уңай булды, эшкә урнаштым, аннан гомерлек ярымны таптым. Марзыя апагыз да авырлыклар күргән, балалар йортында үскән.
“Минем әти балалар йортында склад мөдире иде, – ди Марзыя апа, – Җитмәүчелек чыгып, төрмәгә эләкте. Биш бала белән ялгызы калган әни шул кайгыны күтәрә алмады. Безне балалар йортына җибәрделәр. Әти кайтты да өйләнде. Бергәләп безне алырга килделәр, тик кайтмадык”. Насыйп эше – Габделбәрен очраткан. 35 ел тату гомер итәләр.
– Ә минем өйләнүем соң гына булды, – дип сүзгә кушыла Габделнур абый. – Кызлар миңа кырын карый иде. Инвалид бит. Шунда бер кыз белән таныштырдылар. Тик әнисенең бер дә миңа бирәсе килмәде. “Кыз риза булса, урла да алып кайт”, – дип киңәш бирделәр. Шулай эшләдем дә. 43 ел бергә яшәдек. Дүрт бала үстердек. Хәзер кызым Фәнисә белән яшим. Хатыным 5 ел элек вафат булды. Бер кызым авылда, икенчесе Лаеш районында, улым Фәнис Арчада. Менә бүген киленем Луиза Арчага кунакка алып килде.
Тик ята торган кеше түгел ул. 1966 елдан бирле умарта тота. Үзенеке белән бергә 4 кешенекен дә карый әле. “Өстәлдә бал өзелми. 100 төрле сырхауга дәва бит ул. Шуңа авырыйм, дип зарланмыйм да, – ди Габделнур абый. – 1952 елда йорт җимерелеп төшкәч, кеше саен йөреп кыш чыктым. Хәзер менә йорт–җирем дә яхшы, зур гаражым, машинам, “Беларусь” тракторыбыз бар”.
Башта Габделнур абый күз яшьләренә буылып, сөйли алмый торса, соңыннан йөзендә шатлыклы елмаю балкыды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле бу ир–атта күпме ихтыяр көче тупланган. Бер михнәтнең бер рәхәте, диләр. Аның еракта калган ачлы–туклы балачагына алмашка тыныч, мул картлык килгән. Кызганыч, янында хатыны Рәшидә апа гына юк.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз