Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Онытылмас сезнең батырлык
2015 елның 8 мае, җомга
Онытылмас сезнең батырлык
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләре тапшырды.
Шулай ук республиканың күренекле кешеләренә хезмәттәге казанышлары өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантаналары булды. Президент кулыннан барысы 62 кеше бүләк алды.
Татарстанда исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтәләр, инде безнең арада булмаганнарын да онытмыйлар. Республикада яшәүчеләр җиңүгә фронтта гына түгел, ә тылда эшләп тә зур өлеш керттеләр. Татарстаннан 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1941–1945 елларда безнең якташлар үзләренең иң яхшы сыйфатларын — фидакарьлек, туган илгә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек үрнәкләре күрсәттеләр.
Арча районыннан фронтка барысы 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 246сы — хатын–кыз. Моңа кадәр сугыш кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган якташларыбыз саны 14 мең дип исәпләнә иде. 6 майда Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә мемориаль һәм музей ачу тантанасында ясаган чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев әлеге санның 18 меңгә якын булуын әйтте.
Соңыннан бу турыда Илшат Габделфәртовичның үзе белән дә сөйләштек.
— Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов Арчага килгәч, соңгы вакытта аныклык кертелгән саннарның шулай булуын әйтте, — диде ул.
Бик зур югалтулар бәрабәренә яуланган җиңү бу. Аның әһәмияте, кыйммәте еллар үткән саен арта гына бара. Дошманга каршы сугышларда күрсәтелгән батырлыклары өчен 7 меңнән артык фронтовик якташларыбыз орден–медальләр белән бүләкләнә. Иске Кишет авылыннан Гани Сафиуллин, Түбән Орыд ан Гатаулла Салихов, Арчадан Валентин Ежков, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.
Районыбыз халкы танклар, самолетлар төзү өчен 2 млн. сумнан артык акча җыеп бирә. Армия фондына 7 млн. сумнан артык акча керә. Сугыш елларында район хезмәт ияләре 422 тун–пальто, 76 пиджак, 264 телогрейка, 1,5 мең бүрек, 5 меңнән артык бияләй, 545 пар киез итек, 3 мең килограмм йон һ.б. җыеп бирәләр. Сугыш елларында район дәүләткә 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18 мең тонна ит, 5 млн. литр сөт тапшыра.
— Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде, — ди тыл ветераны Мөнәвәрә Сафина. — Бер әнигә 7 бала, сигезенче сыйныфтан соң укый алмадым, кышкы салкыннарда окоп казыдык, урман кистек, нужаны күп күрергә туры килде. Аннан соң Алабугага ветеринария фельдшерлыгына укырга җибәрделәр, 40 ел шул белгечлек буенча эшләдем.
— Минем әти сугышка Әтнә МТСында шофер булып эшләгән җиреннән алына, — дип сөйли Кышкар авылыннан Фәрух Хәйретдинов. — Казанда машинасына снаряд төяп җибәрәләр, юлда немецлар бомбага тота, Сталинград өчен сугышларда яралана.
Вакыт аяусыз. Илебез азатлыгын саклап калган, Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямыйча хезмәт иткән ветераннарыбыз сафы көн саен сирәгәя бара. Әмма аларның исемнәре, батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел.
Бик күп игелекле гамәлләре белән билгеле, тынгысыз җанлы, олы йөрәкле якташыбыз, Татарстан Рес- публикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин да шулай дип саный һәм моны конкрет эшләр белән беркетә. Ул Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин туып–үскән Иске Кишет белән күрше генә булган Симетбаш авылыннан. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Геройның туган нигезендә музей, мемориаль ачарга дигән уй белән янып яшәде ул. Теләктәшләр дә тапты, бер тиен дәүләт акчасы тотмыйча нинди зур эш башкарып чыктылар. Иганәчеләр арасында руслар, татарлар, еврейлар, башка милләт вәкилләре бар. Дошманны җиңүгә дә бик күп милләт кешеләре өлеш керткән бит!
Музейны һәм мемориальне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Лотфулла Шәфигуллинга бөтен район халкы исеменнән рәхмәт белдерде. Федераль инс- пектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин һ.б. үзләренең чыгышларында Гани Сафиуллинның татарлар арасында иң күренекле сугышчан хәрби җитәкче булуын билгеләп үттеләр, өлкән буын вәкилләренә Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйттеләр, яшьләрне аларның лаеклы алмашчылары булырга өндәделәр.
Районыбызда батыр якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә эш тукталмый. Шәһәр һәм авылларда 78 обелиск бар, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел район ярдәмендә “Металл” ширкәте Кызыл Игенче, Иске Иябаш, Мөрәле, Иске Кенәр, Печмәнтау, Урта Пошалым авылларында яңа һәйкәлләр төзеде. Шура, Түбән Пошалым, Күлтәс, Субаш Аты, Шекә, Түбән Аты авылларындагылары иганәчеләр булышлыгы белән төзекләндерелде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз