Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәңгелек хәтер
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Мәңгелек хәтер
20 хуҗалыгы булган Каргалы авылыннан сугышка 35 кеше чыгып киткән. Авыл уртасындагы әле яңа калкып чыккан обелискка илебезне фашистлардан азат итү өчен барган сугышта башларын салган 19 кешенең исеме язылган. Һәр йорттан бер кеше һәлак булган, дигән сүз.
Әлеге обелискны ачу тантанасына авылның барлык халкы, аеруча өлкәннәре килгән иде. Әйе, алар өчен ул гадәти чара гына түгел, ә хатыннарын тол, балаларын ятим калдырган, аналарның күз яшьләрен түгәргә мәҗбүр иткән сугыш кайтавазы да, йөрәкләрне сыкрандырган истәлекләр дә.
– Сугыш башланганда миңа бары өч яшь иде. Әти фронтка киткәндә: “Ул миңа күлмәк алып кайта”, – дип озатып калдым. Бәхетебезгәдер инде, әти яраланып, аксак булып, әмма исән-сау кайтты, – ди Флера Вафина. – Тамак туймады. Әмма урман булгач ярады, яфрак ашадык. Яфракка бер-ике җиләк куябыз да, төреп шуны ашыйбыз. Аннан чыпта суга башладык. Башка яулык юнәтерлек булса да акча эшләдек.
– Мин Каргалыда – 22, хәзер Хәсәншәехта 53 ел яшим. Әти сугышка киткәндә 2 яшьтә идем. 5 бала үстек. Үзем кичергәннәрне шигъри юлларга салдым, – дип Ралинә Хәбибуллина шигырен укыды.
– Мин әти китеп бер ай торгач туганмын. Авыл уртасындагы бу обелискны күрү минем өчен әти кайтуга тиң булды. Биредә әтием Котдусның, аның ике туганының исеме уелган, – дип өстәде сеңлесе Рабига Галиева.
– Әтинең соңгы хаты Ленинград яныннан килде. “100 грамм ипи, бер стакан су бирәләр. Сазлыкта ятабыз. Монда хәтта бакалар да юк”, – дип язган иде ул. Миңа укырга барырга портфель алып кайта, дип 7 яшьлек абыем аны бик озак көтте, – дип күңелендәгесен әйтергә ашыкты Рәйсә Сәлахова да.
– Әйе, кечкенә генә Каргалы авылының һәр йортына килгән кайгы. Район җитәкчесе инициативасы белән шушындый кечкенә авылларда да һәйкәлләр, обелисклар куелды. Аны ачу тантанасы – һәр кешенең хәтеренә кереп калырлык зур вакыйга. Бу сугышта һәлак булган авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.
– Бүген без балаларны сезнең үрнәктә тәрбиялибез. Балаларыбыз әти-әниле булып үссеннәр, сугыш афәтләре күрмәсеннәр, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.
Обелиск ачу тантанасын Пөшәңгәр мәктәбе укытучысы Рания Галәветдинова алып барды, балалар чыгыш ясады, “Ватан” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, шушы авылда туып-үскән Пөшәңгәр һәм Хәсәншәех мәктәпләре җитәкчеләре Раушан Котдусов, Шамил Сәлахов ветераннарны бәйрәм белән котлады. Соңыннан Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйды.
– Кечкенә авыл булса да, аның да кешеләре сугышка киткән, туган җир өчен башларын салган. Алар истәлегенә обелиск урнаштыруыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Данил Сәлахов. – Авыл бетмәсен, һәйкәл мәңгелек булсын иде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз