Кайнар линия

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге тарафыннан торак–коммуналь проблемаларны чишүдә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Төп юнәлешләре – кайнар линия, гомуми сораулар, шулай ук юридик темалар буенча консультацияләр.
Сораулар күп булу сәбәпле, оешма җитәкчеләре белән турыдан–туры элемтәгә кереп, мәсьәләләрне чишү өчен күпфатирлы йортлар советлары төзелә. Күпфатирлы йортлар активистларын өйрәтү максатыннан үзәк белгечләре Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы күпфатирлы йортлар советлары әгъзаларын укытырга әзер. Укыту семинар формасында (12 сәгать) үтә. Ул Торак кодекс нигезләрен, электр энергиясен саклау мәсьәләләрен, юридик практиканы, советларның идарәче оешмалар белән бергә эшләвен үз эченә ала. Соңыннан сертификатлар, методик пособиеләр бирелә. Укулар бушлай. Үзәк 2015 елда коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендә (Большая Шоссейная, 14 (3 кат), җылылык энергетикасы ресурслары белән махсус җиһазландырылган кабинет) 1000гә якын кешене укытырга әзер. 8(843)236-29-97 телефонына шалтыратып язылырга була. Адрес: Казан, Лобачевский урамы, 10в. Сайт: obcontrolrt.ru. E-mail: obcontrolrt@mail.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International