Кайгы сорап килми, диләр. Ул ялга да, бәйрәмгә дә карамый. 8 майда Ашытбашта чыккан янгын моны тагын бер кат раслады. Янгында өч хуҗалык тулысынча янып бетте, дүртенчесе каралты-курасыз калды.
9 майда район җитәкчесе Илшат Нуриев янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда махсус янгынга каршы режим вакытында ачык һавада учак ягуны тыю, авылларда су алу урыннары булдыру, тыкрыкларда законсыз төзелгән корылмаларны алдыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата катгый чаралар күрү турында сүз барды. Илшат Габделфәртович киңәшмәдә катнашкан оешма җитәкчеләренә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Хөрмәтле райондашлар! Без дә кеше хәсрәтенә битараф булмыйк. Түбәндә Ашытбашта янгыннан зыян күрүчеләргә акча күчерү өчен исәп–хисап счетын күрсәтәбез.
Реквизиты для перечисления средств:
Арский районный общественный благотворительный фонд “От сердца к сердцу”
№ счета: 40703810207020000119
БИК: 049205805
К\счет: 30101810000000000805
ИНН 1609011794
КПП160901001
Арский филиал “Ак Барс” банка
Адрес фонда: г.Арск, Советская пл., д.12.
Назначение платежа: добровольное пожертвование на уставную деятельность (для пострадавших на пожаре в с. Ашитбаш) НДС нет.