Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кайтмадылар
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Кайтмадылар
Иске Кенәр авылыннан 150ләп кеше сугышка киткән. 74е кире кайтмаган. Мәктәп бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Чит җирләрдә ятып калган каһарманнарга дога укып ачылды ул. Тантанада һәйкәлне ачуда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Һәйкәлдә мәңгеләштерелгән исемлекне барлыйм. Бер төрле фамилия- дәгеләрне блокнотыма язып алам. Абдуллин Габделфәт, Мәннәф, Мәхмүт, Рәфкать. Батыршин Фәтх- рахман, Хайбрахман, Хәлил, Зәкәрия. Габдрахманов Азат, Фәтхрахман, Габдуллаҗан, Әхәт. Ситдыйков Абдулла, Вәдүт, Вәзих, Шамил. Галиев Әвхәдулла, Таһир, Тәкый. Сафиуллин Газиз, Гыйләҗи, Нурислам һ.б. Бер фамилиядәге 4әр, 3әр кеше әрәм булган. Бер гаиләдәнме алар, туганнармы? Шул сорауга җавап табарга тырыштым. Кызганыч, авылда сугыш ветераннары калмаган. 1927 елгы Нәбиулла Яруллин Батыршиннарны, Галиевларны, Ситдыйковларны бертуганнар дип, әйтә алды. Нәбиулла абыйның хәтере ялгышмаса, өй тулы улларын сугышка озаткан ана йөрәге ничек түзде икән?!
Моңсу бәйрәм дәвам итте. Ә мин шыпырт кына ветераннарның хәлен сорашам. Тантанада ветераннар арасында иң өлкәннәре 1929 елгы Мансура Сәлахова белән Тәлыйга Кадыйрова иде.
– 6 яшемдә әни үлде, –дип дулкынланып сөйләде Мансура апа. – Сугыш башланганда без әти белән (Сәлах Хәлиуллин) Мәскәүдә идек. Әти мине авылга туганнарга алып кайтып калдырды. Әти сугышка елап китте, мин елап калдым. Кайтмады... Гомерем буе сыер саудым. Кияүгә чыгып, бер кыз үстердем. Әтидән бер хат та алмадык. Хәбәрсез югалды. Көтә-көтә 85кә җиттем.
– Сугыш вакытында әти безнең Хәсбиулла Фәйзуллин Мәскәүдә хәрби заводта эшләде, – дип сөйләде Талия апа. – Тыны бетә торган булып, сәламәтлеге какшап кайтты. Озак тормады. Безнең буынга барысы да эләкте...
– Әти Ярулла Хәбибуллин сугыштан контузия алып кайтты, – дип сөйләде Нәбиулла Яруллин. – Күп тормады, үлде. 1920 елгы абый Һидият сугышта танк белән бетте.
1938 елгы Әхмәтгали Сәфәров:
– Әти Мөхәммәтвәли ат караучы булып эшли иде, алъяпкычын салды да сугышка китеп барды. Кайтмады. Хәбәрсез югалды. Әтинең абыйлары Нургали, Мөхәммәтгали – өч бертуган сугыштан кайтмады, – диде.
Иске Ашыт мәдәният йорты үзешчәннәре, Иске Кенәр мәктәп балалары концерт куйды. Моңсу бәйрәм булса да, биеп тә алдылар. Әфганстанда хезмәт итеп кайткан ире Салихҗан истәлегенә Равия Закирова “Салихҗанга хат” дигән бәет укыды. Гомере буе терлекчелектә эшләгән Равия ханымны бик матур гөлләр үстерә, матур итеп бәйли, дип мактап алдылар.
...Кайтмадылар. Исемнәре һәйкәлдә мәңгеләштерелде. 74 ир-ат. Кемнәр алар? Исән булганнардан шул турыда сорашырга, ул чорның тарихын язып калырга өлгерергә кирәк. Аннан соң булачак.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз