Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Батырлар истәлеге мәңге яшәр
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Батырлар истәлеге мәңге яшәр
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Шуңа хәтерне яңартып тору кирәк. 8 майда Шекә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев мондый һәйкәлләрне һәр авылда куячакбыз, диде.
— Һәр авылның үз кешеләре ил азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында ятып калган. Алар берсе дә онытылырга тиеш түгел, — диде ул.
Әлеге һәйкәлне төзүгә шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов зур өлеш керткән, “Северный” ширкәте булышлык күрсәткән. Район җитәкчесе аларга зур рәхмәтен белдерде. Авылда бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хәбир Кәримовның үз башыннан кичкәннәре турында сөйләгәнен һәркем зур игътибар белән тыңлады.
Шушмабаш урта мәктәбе укучылары, байраклар күтәреп, барабан кагып авыл урамнары буйлап үтте. Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән әбиләр, бабайларның аларны күргәч, күзләре яшьләнде.
Мондый чаралар бу көнне барлык авыл җирлекләрендә үтте.
Илебезнең барлык кешеләрен берләштерә торган бәйрәм ул Җиңү көне!
9 майда Арча шәһәре урамнарында бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Белгәне дә, белмәгәне дә бәйрәм белән котлый, бүген һәркем бер–берсенә дус һәм туган.
Үзәк мәйданда “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре тантанада катнашучыларны каршылый, Георгий тасмалары тага, газетабызның 1945 елның 10 маенда чыккан саны белән эшләнгән махсус бәйрәм листовкалары тарата. Тирә–якта сугыш чоры күренешләре — “Берлинга юл”, “Землянкада”, “Рейхстаг”, “Кыр кухнясы”, “Кичү” янында тукталып фотога төшәләр. Курса–Почмак, Урта Курса, Наласа, Арчаның 7нче, Яңа Кишет мәктәпләре, “Казан арты” музее экспонатларын кызыксынып карадылар.
Арча Мәдәният йорты үзешчәннәренең “Җиңү көне” дигән театральләштерелгән чыгышы игътибарны үзенә җәлеп итте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад Җиңү Байрагының күчермәсен мәйданга алып керү белән башланды. Җиңү Байрагы 1945 елның 1 маенда Берлиндагы рейхстаг бинасына эленә. Ул совет халкының һәм аның Кораллы Көчләренең фашистлар Германиясен җиңүнең рәсми символы һәм Россия Федерациясенең дәүләт ядкәре булып исәпләнә.
Мәйданга Арча район хәрби комиссариаты коллективы һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннары керә. Сугышның беренче көннәреннән хәрби комиссариат халыкны фронтка әзерләү буенча махсус режимда эшли башлый. Фронтка районнан 25 меңнән артык кеше китә. Арча педагогика көллияте студентлары һәм район мәктәпләре укучылары арасында “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дигән акция уздырылган иде. Бүгенге бәйрәмдә 140 егет һәм кыз илебезне дошманнардан азат иткән якташларыбызның портретларын һәм орден–медальләрен күтәреп үттеләр.
Алар артыннан “Бөек Җиңүгә — 70 бишле!” акциясендә җиңүчеләр узды. Мәгариф хезмәткәрләре, Арчаның беренче һәм икенче мәктәпләре, 5нче гимназия коллективлары бик матур бизәлгән колонналар белән үтте.
Сугыш еллары Арча педагогика көллияте тарихында аерым урын тота. 1941 елның 23 июнендә училищеның чыгарылыш сыйныфы тулысы белән укытучы В.Шигарев җитәкчелегендә фронтка китә. Күбесе яу кырында ятып кала. Коллектив мәйданнан горур- лыклары булган шәхесләрнең фоторәсемнәрен күтәреп үтте. Парадта да көллият үзенчәлекле яклары белән аерылып торды — танк макетына кадәр ясап чыкканнар, чын диярсең!
“Арча АТПсы”, “Арча МСОсы”, “Жилкомбытсервис”, “Водоканал–Сервис”, ЗУЭС, “АСПК”, “Арча КСМы”, “Металл”, “Энергосервис” ширкәтләре, медицина, почта, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, парадта катнашучы һәркем, күңел җылысы биреп, зур җаваплылык тоеп әзерләгән.
Быел ветераннар үзләре дә парадны эскәмияләрдә утырып рәхәтләнеп карады.
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингны район җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
— Еллар узар, ләкин Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр! — диде ул. — Җиребезне беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов тәбрикләү сүзләре әйтте.
Митингтан соң бәйрәм концерты башланды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз