«Арча ягы зыялылары»

2015 елның 15 мае, җомга
Шушы көннәрдә генә “Арча ягы зыялылары” дигән китап табадан төште. Китапның авторы — районда күренекле шәхес Ринат Фазлыйәхмәтов. Аңарчы аның туплавында Арча турында ике китап дөнья күргән иде. Әлеге китап өстендә автор 15 еллар элек үк эшли, материаллар туплый башлаган. Китапта күп кенә шәхесләрнең Арча ягы белән бәйле булулары, нәсел җепләренең очы, мәгариф тарихы һ.б. тупланган.
“Материаллар туплау язу түгел икән… Иң авыры — фән галимнәрен барлау булды, – ди автор. — Мин тарих белән элек–электән кызыксынам. Күп укыйм, тиз укыйм. Хәтерем элек бик яхшы иде, хәзер онытыла. Ишеткән–күргәннәрне язып куяр өчен янымда һәрвакыт ручка, блокнот йөртәм”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International