“Рәхмәт сиңа, солдат!”

2015 елның 15 мае, җомга
8 майда Казанда Хезмәт сарае бинасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашу һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән “Рәхмәт сиңа, солдат!” патриотик җырлар башкаручылар һәм шигырь укучыларның республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү булды. Арча районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасыннан Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Дамир Гасыймов ике номинациядә катнашты һәм призлы урыннарны алды. Автор җыры номинациясендә ул беренче булды, эстрада җыры номинациясендә өченче урынны яулады. Татарстан Республикасының бәйсез профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International