Арча муниципаль районы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслады

2015 елның 15 мае, җомга
2002 елның 12 июнендәге “Россия Федерациясе гражданнарның сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукларына төп гарантияләр турында”гы 67нче номерлы Федераль Законның 18нче маддәсе, 2007 елның 7 маендагы 21нче номерлы Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26нчы маддәсе нигезендә, агымдагы елның маенда Арча шәһәре муниципаль берәмлеге һәм авыл җирлекләре Советлары үз утырышларында Арча муниципаль районы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслады. Карарлар һәм аларның кушымталары белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatar.ru ) танышырга мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International