Өмәгә чакырабыз

2015 елның 15 мае, җомга
Өмәгә чакырабыз
Зиратлар – изге урын. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең бурычы. Безнең бу гамәлләребез аларда җирләнгән якыннарыбыз, туганнарыбыз, авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен, зиратыбыз гына түгел, күңелебез дә чистарсын, үзебез өчен дә зур савап булсын. Әйдәгез, бердәм булып, җые- лышып, уртак көч белән мәңгелек йортны тәртипкә китерик әле. 16–17 майда районда зиратларны чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Барыгызны да бу изге эштә катнашырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International