Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яхшы кәеф
2015 елның 15 мае, җомга
Яхшы кәеф
Арча үзәгендәге мәйданда флешмоб-батл булды.
Безнеңчә, гади итеп әйтсәк, бер төркем яшьләр (300ләп) мәйданны тутырып 1 сәгать буе биеделәр дә, ай күрде кояш алды дигәндәй, таралышты. Ул спорт-мәдәни, наркотикларга каршы марафон иде. Мәктәпләрдән, уку йортларыннан килгән 33 команда ярышты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Ул, яшьләрне сәламләп, Җиңү көне белән котлады.
Марафонны яшьләрнең “Форпост” үзәге җитәкчесе Руслан Сафин алып барды. Башта командалар, татар, рус, чит телләрдәге көйләргә биеп, үзләре белән таныштырды. Аннан китте күмәк бию. Дәртле көйләргә сәгать буе бер дә туктамый биеделәр. Хәлләрен сорашам.
Кушлавыч мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Гөлназ Әхмәдуллина:
– Кәеф шәп! Ярый килгәнбез әле. Мондый кызыклыкны, рәхәтлекне кайчан күрер идек?!
Лесхоз мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина:
– Ачык һавада биюе үзе бер рәхәт, кояш кыздырыпмы кыздыра, ә без биибез!
Урта Курса мәктәбенең оештыручы-педагогы Илмира Солтанова:
– Мондый зур марафонда беренче тапкыр катнашабыз. Киемне мәгънәле булсын, дип сайладык. Безнең яшел футболкалар милли төстә, муеннардагы галстукта Татарстан флагы төсләре. Авыл балалары оялчанрак. Зур чараларга балаларны күбрәк алып чыгарга кирәк.
Апаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Якуповадан:
– Бигрәк тә кайсы команда биюе ошады? – дип сорыйм.
– Үзебезнеке ошады, – дип елмая ул. – Мәктәптә иң актив 10 сыйныф укучыларын алып килдек. Монда да аерылып торды алар.
Кушлавыч мәктәбенең татар теле һәм сәнгать укытучысы Нурзилә Бикчәнтәева:
– Безнең команданың исеме “Тукай оныклары”. Футболкаларны да Г. Тукай сүрәте төшерелгәнен кидек. “Бәйрәм бүген” көенә биедек. Мондый күмәк чараларда балаларның күңелләре күтәрелә, кыюлана төшәләр. Татар көйләренә өстенлек күбрәк булсын иде. Дәртле, биетә торган бик матур көйләребез бар бит безнең.
Ниһаять, нәтиҗәләрне белер чак җитте. Лесхоз мәктәбе командасы 1нче урынга лаек булды. Хореограф Зөлфия Кочурова:
– Марафонга бер атна әзерләндек. Музыканың мәгънәлесен сайладык. Анда татар көе дә, хәрби тема да һәм Казанда үткән универсиада гимны да бар. Безнең балалар бер-берсен аңлап, тоеп биеде.
2нче урында – Арчаның 1нче мәктәбе, 5нче гимназия командалары. 3нче урында – Социаль Мәгариф Академиясе, Арчаның агросәнәгать һөнәр коллияте командалары. Арча педагогика көллияте командасы (җитәкчесе Лилия Маликова) Гран-при алуга иреште. Иң дәртле биючеләр, минемчә, алар иде.
Флешмобта иң мөһиме – яхшы кәеф. Начар гадәтләргә бирешми торган, алга, җиңүгә омтылыш кәефе ул!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз